Биографиясе

1892 елның 10 ноябре, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Юрактау авылы — 1941 елның 17 июле, Уфа шәһәре.

1910–1914 елларда «Галия» мәдрәсәсендә укый, 1935 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1914 елда Казанга килә, «Сөембикә» журналы редакциясендә эшли.

1915–1917 елларда Оренбургта яши, 1917–1918 елларда — Сәмәркандта, татар-үзбәк мәктәбендә укыта.

1920 елда Оренбургта сәясәт хезмәткәрләре курсларын тәмамлаганнан соң, Эстәрлетамакта БАССР халык мәгарифе комиссариаты инспекторы булып эшли.

1922 елдан туган авылында балалар укыта, җир үлчәүче, зоотехник булып эшли.

1937 елдан Уфада яши.

Иҗаты

Беренче шигырьләрен һәм тәрҗемәләрен 1914–1917 елларда «Аң», «Шура», «Сөембикә» журналларында, «Вакыт», «Тормыш», «Кояш» газеталарында бастыра. Мирзанов иҗатына романтик мотивлар хас, Мирзанов төрле социаль һәм фәлсәфи мәсьәләләр күтәрә («Бәйрәм таңы», 1914; «Хөррият көннәрендә», 1917). «Җен туе», «Илче», «Инкыйлаб», «Исмәгыйль» поэмаларында шагыйрь шул заман җәмгыятенең кимчелекләрен тәнкыйтьли, хатын-кыз хокукларын яклый. «Кызыл чәчәкләр» (Эстәрлебаш, 1921) исемле шигъри җыентык, балаларга багышланган «Ак патша» (1921), «Кечкенә революционер» китаплары авторы.

Әдәбият           

Татар шигърияте: XX гасыр башы. К., 2004;

Башҡорт әҙәбиәте: ХХ быуат башы. Поэзия. Өфө, 1983. 1 кит.

Автор — З.З.Рәмиев