Үзәге — Малмыж шәһәре.

1708 елда Малмыж җир-су биләмәләре белән бергә Казанга беркетелә, шәһәр яны бистәсе статусы ала (1764).

1780 елда Вятка наместниклыгы составында Малмыж өязе оештырыла, 1796 елда бетерелә, 1802 елда торгызыла һәм кабат бетерелә.

1817 елда Вятка губернасының Алабуга, Уржум, Сарапул һәм Глазов өязләренең 15 волостен эченә алган Малмыж өязе төзелә. Ул көнбатышта Вятка губернасының Нолинск, төньякта — Глазов, көнчыгышта — Сарапул, көньяк-көнчыгышта — Алабуга өязләре, көньякта Казан губернасының Мамадыш өязе белән чикләшә. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба өязне Нократ елгасы кисеп үтә һәм урманлы Нократ аръягы (территориясенең 5/6 өлеше) белән Нократ алды тигезлеге өлешләренә бүлә.

Малмыж өязе Порек, Миләт, Арык, Зур Шабан, Пижман, Люга, Аджим, Төшке, Кужинерка, Зур һәм Кече Гоньба, Шушма, Малмыж, Буртек, Бөре, Тойма, Көлмез һ.б. елга сулары белән юыла.

Мәйданы 14064 кв. чакрым.

Халкы 284,1 мең кеше, шул исәптән руслар — 50,7%, удмуртлар — 24,7%, татарлар — 20,7%, марилар — 3,9%.

XVIII–XIX йөзләрдә өязнең административ бүленеше берничә мәртәбә үзгәртелә. 1796 елда Малмыж өязе 19 волостьтан тора. Өяз бетерелгәннән соң, Арбор, Вяткогорский (Вятка Тавы), Мукикаксинский, Түбән Чутай, Порек, Урта Көшкәт, Яңгул волостьлары Уржум өязенә; Олы Уча, Водзимон, Кизнер, Китәк, Купка (өлешчә), Малмыж, Полян, Иске Омга, Сосновка волостьлары Алабуга өязенә; Купка (өлешчә) һәм Селты волостьлары Глазов өязенә; Николаев волосте Сарапул өязенә кертелә.

1817–1832 елларда Малмыж өязе 15 волостьны берләштерә. 1860 елда волостьлар саны — 24 (Арбор, Кече Рожки, Түбән Чутай, Чавал, Сизнер, Шода, Яңгул, Бубый, Күкшел, Меринов, Усад, Сәрдекбаш, Зур Порек, Олы Уча, Зур Шабан, Вавож, Волипельга, Иске Торык, Вихарево, Рыбная Ватага, Кырчым-Купка, Селты, Сюмси, Уватукля); 1873 елда — 26 (Көлмез, Үҗәл волостьлары өстәлә); 1895 елда — 28 (Бубый волосте бетерелә, Иске Бөре, Малмыж, Мултан волостьлары оештырыла); 1898 елда — 29 (Сизнерь волосте бетерелә, Носла волосте оештырыла. Усад волосте Вятка Аланы волосте дип үзгәртелә); 1904 елда — 30 (Уватукля һәм Сюмси волостьларын кушып, Сям-Можга волосте оештырыла); 1911 елда — 31 (Христорождественский волосте оештырыла); 1915–1916 елларда — 32 (Аджим волосте өстәлә); Малмыж өязенең Сюмси волосте авылларын Глазов өязенең Шмыков, Рожки, Порез волостьлары белән кушып, Гура волосте оештыру нияте дә була.

1867 елга кадәр Малмыж өязе — 3, 1873 елдан — 5, 1906 елдан — 6 станга бүленә. 1 нче станга (үзәге — Малмыж шәһәре) Аджим, Зур Порек, Зур Шабан, Малмыж, Кече Рожки, Чавал волостьлары; 2 нче станга (үзәге — Чепья авылы) Арбор, Түбән Чутай, Носла, Сәрдекбаш, Чепья, Шода, Яңгул волостьлары; 3 нче станга (үзәге — Вятка Аланы авылы) Вятка Аланы, Күкшел, Меринов, Иске Бөре, Иске Торык волостьлары; 4 нче станга (үзәге — Вавож авылы) Олы Уча, Вавож, Волипельга, Уватукля волостьлары; 5 нче станга (үзәге — Көлмез авылы) Вихарево, Көлмез, Рыбная Ватага, Сюмси волостьлары; 6 нчы станга (үзәге — Селты авылы) Купка, Мултан, Селты, Сям-Можга, Үҗәл, Христорождественский волостьлары карый.

Малмыж өязе халкы игенчелек, балык тоту, умартачылык, сунарчылык, кош аулау, колмак үстерү, урман кисү-ташу, сал агызу, төрле кәсәбәчелек (өс һәм аяк киемнәре тегү, тире эшкәртү, киндер ману, тимерчелек эше, йорт җиһазлары, тәгәрмәч-чана һәм мичкә ясау, чүлмәк ясау-яндыру һ.б.), шулай ук читкә чыгып эшләү (бурлак хезмәте, олау йөртү, урман эше) белән шөгыльләнә. XIX йөзнең 2 нче яртысында өяздә аракы куу, сыра кайнату, кирпеч сугу, тире эшкәртү, тимер эретү, чуен кою, патока (бәрәңге балы) сыгу, пыяла, сумала-дегет, балавыз-шәм, поташ ясау һәм химия заводлары, киҗе-мамык, кытай тукымасы һәм комач, аркан, кәгазь фабрикалары була. Өяздә 13 ярминкә, 275 сәүдә йорты, 844 базар эшли. Иделнең түбән агымына ашлык һәм агач, Казанга — бал һәм тире, Пермьгә — колмак, Мәскәүгә киек-кош озатыла. XIX йөз ахырында Малмыж өязендә 1 өяз һәм 2 мәхәллә училищесе, 23 земство һәм 22 чиркәү-приход мәктәбе, 50 укырга-язарга өйрәтү мәктәбе, кайбер мәгълүматлар буенча, 200 татар мәктәп-мәдрәсәсе була. 1920 елда өязнең кайбер волостьлары ТАССР һәм Вятка автономияле өлкәсе составына кертелә.

Малмыж өязе 1929 елда бетерелә.

Чыганаклар             

Столетие Вятской губернии: Сб. материалов и истории Вятского края. Вятка, 1880. Т. 1;

Календарь и памятная книжка Вятской губернии на 1895 год. Вятка, 1894;

Проект общих оснований оценки усадебных, пахотных, сенокосных и выгонных земель по 10 участкам Вятской губернии за исключением Слободского. Вятка, 1895;

Материалы по статистике Вятской губернии. Т. 12. Общая сводка по губернии. Ч. 1. Подворная опись. Вятка, 1898.                         

Автор — Д.Г.Мостафина