Тарихы

Авыл 1646 елдан билгеле. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында алпавытлар арасында Есиповлар, Юматовлар, Обуховлар, 1814−1815 елларда Козмодемьянск өязе дворяннары башлыгы В.И.Шишелов, Чичаговлар бар), шулай ук аерым утарлылар яшиләр. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Авыл Өтәк авылының Тихвин чиркәве приходына карый.

1901 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла. XX йөз башында 3 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 959,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Өтәшкә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Фрунзе исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – А.И.Соколов), 1957 елда зурайтыла: аның составына шулай ук Бузай, Салатчы, Кече Өтәк, Өтәк торак пунктлары керә, 1959 елдан зурайтылган “Искра” исемендәге колхоз составында (үзәк утары Норлат авылында). 1967 елдан бүленеп чыккан “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозының (шулай ук Бузай, Салатчы, Кече Өтәк, Өтәк авылларын да берләштерә) үзәк утары; 1994 елдан “Озёрное” крәстиян хуҗалыклары ширкәте, 2003 елдан авыл “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

2018 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли (2016 елга кадәр тулы булмаган урта, элегрәк урта мәктәп).

Мәдәният йорты, китапханә бар. 2015 елда А.С. һәм А.А.Клоповлар тарафыннан Николай Чудотворец кәшәнәсе салына.

Халык саны

1782 елда — 124 ир заты;
1859 елда — 423,
1897 елда — 736,
1908 елда — 919,
1920 елда — 806,
1926 елда — 772,
1938 елда — 810,
1949 елда — 448,
1958 елда — 424,
1970 елда — 368,
1979 елда — 278,
1989 елда — 206,
2002 елда — 275,
2010 елда — 203,
2017 елда — 226 кеше (руслар — 65%, татарлар — 26%, чуашлар — 4%).