Биографиясе

1058 яки 1059 ел, Иран, Тус шәһәре – 1111 ел, шунда ук.

Нишапур шәһәрендә белем ала. 1085 елда сәлҗүкләр вәзире Низам әл-Мөлек тарафыннан «Низамия» мәдрәсәсенә (Багдад) ислам хокук гыйлеме фикъһ мөгаллиме итеп билгеләнә. Вәзир үтерелгәннән соң (1095 ел), күңел тетрәнүе нәтиҗәсендә Газали дәрвишлеккә китә.

1106 елда, Низам әл-Мөлекнең улы Фәхр әл-Мөлек чакыруы белән, яңадан «Низамия» мәдрәсәсендә укыта.

Вафаты алдыннан туган шәһәре Туска кайта.

Газали антик философия традицияләрен инкарь итү, ислам кануннарын рациональ күзлектән чыгып шәрехләү – калям, суфичылык тәгълиматын рәсми ислам кысаларына кертү тарафдары.

Төп хезмәте «Ихйа голүм әд-дин» («Дин гыйлемнәренең яңаруы») китабында Газали гыйбадәт гамәлләрен шәрехли, дин гыйлемен дөньяви максатларга ирешү чарасына әверелдергән дин әһелләрен тәнкыйть итә. Аның фикеренчә, мөселманнан, остазыннан белем алганнан соң, иман һәм иҗат берлегенең хаклыгын аңлау өчен фәкать шәхси тырышлык кына таләп ителә.

Хәзерге ислам дөньясында да Газалинең югары абруе саклана.

Хезмәтләре

Воскрешение наук о вере: Избр. главы / Пер. с араб. М. 1980;

Наставление верующим. М., 2002;

«Наставление правителям» и другие сочинения. М., 2004;

Права человека в исламе. М., 2006;

Весы деяний и другие сочинения. М., 2007;

Письмо к ученику. М.-Спб., 2007;

Правильные весы (Ал-Кустас аль-Мустаким). М., 2007.

Әдәбият

Хисматуллин А.А. Классическое суфийское сочинение «Кимийа-йи саадат» («Эликсир счастья») Абу Хамида Мухаммада ал-Газали ат-Туси (1058-1111). СПб., 2001;

 Bousquet G.H. Jh’ya oulum aol-din ou Vivifcation des Seiences de la Foi. P., 1950.