- РУС
- ТАТ
Нефтьне транспортлау һәм саклауны, магистраль үткәргеч торбалардан һәм технологик объектлардан файдалану һәм аларны капиталь ремонтлауны гамәлгә ашыручы предприятие. РФнең «Транснефть» нефть транспортлау акционерлык компаниясенең иң зур бүлендек предприятиеләреннән берсе
1949 елда Куйбышев тимер юллары Келәүле станциясендә Татарстан нефть үткәргечләр конторасы буларак нигезләнә. 1951 елдан Татарстан товар-транспорт идарәсе (Бөгелмә шәһәре), 1955 елдан Татарстан, 1963 елдан Төньяк-көнбатыш нефть үткәргечләр идарәсе, аңа 1953 елда оешкан Төзелүче нефть үткәргечләр дирекциясе кушыла. 1970 елдан – Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр идарәсе, 1991 елдан Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр җитештерү берләшмәсе дип үзгәртелә. 1994 елдан хәзерге исемдәге акционерлык җәмгыяте (2001 елдан үзәк офисы Казанда).
Баштагы чорда предприятие Шөгер–Келәүле һәм Байтуган–Келәүле нефть үткәргечләре (озынлыгы 66,5 км, диаметры 200–250 мм), насослар бүлеге, Келәүле станциясендәге нефть салу эстакадасы, Ульянов нефть базасы составында нефтьне тимер юл транспортына тутыру, аннары Ульяновск шәһәрендә тимер юл транспортыннан елга транспортына күчерү белән шөгыльләнә. Яңа нефть чыганакларын үзләштерү һәм нефть чыгару күләме арта бару нәтиҗәсендә магистраль нефть үткәргечләр, нефть кудыру станцияләре, резервуарлар төзү киң колач ала. 1950 елларда Әлмәт–Горький-1, Ромашкино–Куйбышев, Әлмәт–Миңлебай–Ромашкино, Сөбханкул–Азнакай, Әлмәт–Пермь нефть үткәргечләре төзелә (торбаларның диаметры 350–500 мм). 1960 елларда 800–1000 мм диаметрлы магистраль нефть үткәргечләр файдалануга тапшырыла: Әлмәт–Горький-2, 3, Әлмәт–Куйбышев-1, 2, Горький–Ярославль, Ярославль–Кириши, Горький–Рязань-1,2, Рязань–Мәскәү, Чаллы–Әлмәт, Азнакай–Әлмәт, Чакмагыш–Азнакай, Оса–Пермь.
1964 елда Татарстан нефте «Дуслык» нефть үткәргече буенча озатыла башлый. Безнең илнең үткәргеч торбалар транспортында беренче тапкыр 820 һәм 1020 мм диаметрлы торбалар кулланыла, 10 мең куб.м күләмле җир астына күмдерелгән тимер-бетон резервуарлар төзелә, нефть кудыру станцияләрендә пар һәм дизель двигательләре, пешкәкле насослар урынына үзәктән куулы насослар, электр двигательләре кулланыла башлый. Шул ук вакытта нефть үткәргечләрне һәм нефть чыгару станцияләрен автоматлаштыру, күп хезмәт таләп ителә торган эшләрне механикалаштыру зур үсеш ала; телемеханиканың тәҗрибә системаларын кертү, басымны көйләү, резервуарлар паркын автоматлаштыру эшләре башлана. 1970 елларда Усть-Балык–Курган–Уфа–Әлмәт трансконтиненталь нефть үткәргече (1973, торбалар диаметры 1200 мм; нәтиҗәдә, нефть Көнбатыш Себердән илнең үзәк районнарына һәм чит илләргә җибәрелә башлый), илнең иң төньяк нефть үткәргече Уса–Ухта–Ярославль һәм Сургут–Полоцк нефть үткәргече сафка кертелә. Экспорт өчен Көнбатыш Себер һәм Татарстанның эшкәртелмәгән нефтьләрен кушу технологиясе эшләнә һәм гамәлгә кертелә, җитештерү процессларын автоматлаштыру һәм телемеханикалаштыру эшләре зур масштабта үткәрелә, 20 мең куб.м сыйдырышлы корыч резервуарлар төзелә, торба үткәргечләр торышына иртә диагностика ясау өчен яңа технологик чаралар кертелә.
1980 елларда Холмогор–Клин нефть үткәргече файдалануга тапшырыла; йөзмә капкачлы һәм 50 мең куб.м сыйдырышлы корыч резервуарлар, нефть үткәргечләрне һәм җиһазларны ремонтлау өчен яңа технологияләр һәм җайланмалар, коррозиядән электрохимик саклау алымнары гамәлгә кертелә. Тармакта беренче тапкыр нефтьнең җиңел фракцияләрен тотып калу технологиясе эшләнә һәм кулланыла, шуның нәтиҗәсендә аның резервуарлардан югалуы 90–95% ка кими. Предприятие нефть үткәргечләренең озынлыгы (км): 1951 елда – 209, 1955 елда – 689,5, 1960 елда – 1893,9, 1970 елда – 6100, 1976 елда – 7000, 1985 елда – 7122,8; барлыгы 10 мең км дан артык нефть үткәргеч төзелә, аларның бер өлеше төрле елларда башка оешмаларга (Главтранснефть системасында һәм нефть чыгаручыларга) бирелә, 1955–1990 елларда резервуарлар паркы 66,4 мең куб.м дан 2,08 млн. куб.м га кадәр арта. 1951–1988 елларда нефтьне еллык кудыру күләме 860 мең т дан 267,7 млн т га җитә.
1997 елда кулланучыларга 132,6 млн т нефть тапшырыла. 1990 еллар ахырыннан, нефть чыгару күләме үсә бару сәбәпле, ТКМНҮндә нефть үткәргечләр транспорты объектларын реконструкцияләү, техник үзгәртеп кору һәм капиталь ремонтлауның комплекслы программалары гамәлгә ашырыла; алар икътисади нәтиҗәле, хәвеф-хәтәрсез эшләүне һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Нефтьне күчерү һәм саклауның барлык процесслары белән идарә итү һәм тикшерүнең коммуникатив технологияләре үсеш ала. Су асты күчешләрен реконструкцияләгәндә, үткәргечләрне авыш юнәлешле бораулау алымы белән траншеяларсыз салу кулланыла, сазлыклы урыннарда торбалар аеруча нык изоляцияләнә. Су асты күчешләрендәге авария нәтиҗәләрен бетерү өчен, махсус чаралар һәм технологияләр (бон киртәләре, нефть җыйгычлар һ.б.) эшләнә һәм серияләп җитештерүгә кертелә. Резервуарларны реконструкцияләгәндә үтә нык изоляция материаллары, камилләштерелгән сулагыч клапаннар, кайтаргыч дисклар, зарарлы матдәләр чыгаруны булдырмау өчен газ тигезләү системалары, катлам асты янгын сүндерү һәм сугару системалары кулланыла.
2010 елга ТКМНҮнә 6 мең км тирәсе озынлыктагы (шул исәптән 235 км су асты күчеше) магистраль нефть үткәргечләр челтәре (шуларның 1/3 е Татарстан Республикасы территориясе буйлап үтә), 50 нефть кудыру станциясе, гомуми сыйдырышлыгы 1,56 млн куб.м булган резервуарлар паркы керә. Кудырыла торган нефтьнең еллык күләме 277 млн т (2010). ТКМНҮ нефтьне турыдан-туры аны чыгаручылардан – «Татнефть», «Удмуртнефть» акционерлык җәмгыятьләреннән, «Лукойл-Пермь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән һ.б.дан ала, Башкортстанда, Көнбатыш Себердә табылган нефтьне күчерә, аны нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләре: «ТАИФ-НК» (Түбән Кама шәһәре), «ЛУКойл-Пермьнефтеоргсинтез» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һ.б.га тапшыра. Эшчәнлек чорында предприятие тарафыннан 6 млрд т нефть кудырыла.
ТКМНҮнең төп структур бүлекчәләре – Казан, Әлмәт, Удмурт (Ижевск шәһәре), Ромашкино (Лениногорск шәһәре) район нефть үткәргеч идарәләре, куркынычсызлык хезмәте. Гомуми эшләүчеләр саны – 6,3 мең кеше (2010). Предприятие Татарстан Республикасы торак пунктларын социаль үстерүгә зур өлеш кертә: 300 мең кв.м тирәсе торак, 1375 урынлык 19 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе, 8 гомуми белем бирү, музыка һәм спорт мәктәбе, поликлиника һ.б. объектлар төзелә.
2015 елда предприятие «Транснефть-Кама алды» («Транснефть-Прикамье») итеп үзгәртелә.
«Почет билгесе» ордены (1976), СССР ВДНХсы медальләре белән, күп тапкырлар СССР Нефть сәнәгате министрлыгы һәм тармак профсоюзлары Үзәк Комитетның күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә. Күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була.
Җитәкчеләре – Б.П.Павлов (1949–1951), А.Ф.Шестаков (1951–1955), З.Л.Конторович (1955–1958), В.П.Стрижков (1958–1963, 1969–1979), И.Т.Зоненко (1963–1969), Ә.К.Мөхәммәтҗанов (1979–1980), С.П.Лебедич (1980–2001), Ф.Р.Хәйдәров (2001–05), Р.Н.Хисаев (2005–2006), А.А.Усманов (2006–2007), Р.Н.Хәкимов (2007–2016); Р.А.Галиев (2016 елдан).
Корчагин В.В. Хозяева подземных магистралей. Казань, 1999.
Авторлар – А.А.Бус, Н.М.Баянова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.