Биографиясе

1904 елның 21 марты, Казан губернасы, Тәтеш өязе Чинчурино авылы — 1955 елның 17 августы, шунда ук җирләнә.

Әстерхан төзелеш техникумының 3 курсын, кече лейтенантлар курсларын тәмамлый (1942).

Балта остасы булып эшли (Әстерхан шәһәре).

1926–1928 елларда һәм 1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында. 1941 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия җиңел артиллерия бригадасының 200 нче гвардия җиңел артиллерия полкында идарә взводы командиры (2 нче Украина фронтының 60 нчы армиясендә 1 нче гвардия артиллерия дивизиясе). Воронеж, Үзәк һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Воронеж шәһәреннән төньяктарак Дон елгасының сулъяк ярындагы оборона сугышларында (1942), Украинаның Сулъяк ярын азат иткәндә (1943), Сандомир-Силезия һөҗүм операцияләрендә катнаша (1945). Шәһәр тибындагы Дымер (Украина ССР, Киев өлкәсенең Киев-Святошино районы) поселогы янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: 1943 елның 1 октябрендә беренчеләрдән булып елганы кичә, үзенең батареясы белән элемтә урнаштыра һәм дошманның яр буе ныгытмаларын утка тотканда төзәтмәләр кертә. 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр аның мәгълүматлары буенча дошман танклары һәм пехота төркемнәре, дүрт миномет батареясы, 9 пулемет ноктасы, дүрт күзәтү пункты юк ителә.

Сугыштан соң — запаста, Әстерхан шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Әстерхандагы бер урам Герой исеме белән атала.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин