«Иттифакъ әл-мөслимин» фиркасенең Петербург бюросы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1905 елның 11 декабреннән 1907 елның 9 июненә кадәр С.-Петербургта татар телендә нәшер ителә, барысы 85 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — Р.Ибраһимов.

Газета эшчәнлегендә татар сәяси эшлеклесе һәм публицист М.Бигиев актив катнаша.

Юнәлеше

Басма Россия мөселманнарының сәяси эшчәнлектәге беренче адымнарын, 1905–1907 еллар революциясе чорында ачылган сәяси азатлык шартларында башка сәяси фиркаләр һәм хәрәкәтләр вәкилләре белән бәйләнешләрен яктырта.

Р.Ибраһимов үз мәкаләләрендә Россия татарларының территориаль автономиясе принципларын аңлата: аерым земство идарәләре, милли мәктәпләр булдыру, мөселман хәрби частьларын оештыру, тыныч вакытта аларны мөселман халкы яшәгән территорияләргә урнаштыру һ.б.

Газетада Бөтенроссия мөселманнарының 1906 елның гыйнварында С.-Петербургта узган икенче корылтае, аның барышы һәм нәтиҗәләре тәфсилләп бәян ителә.

Россиянең төрле өлкәләрендә мөселман уку йортлары ачылу, аларда уку барышын оештыру турында мәкаләләр басыла.

Мөселман дини учреждениеләрен үзгәртеп кору, аларның мөстәкыйльлеген тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Газета иске карашлы мөселман руханилары вәкилләренең тоткан урынын, шул исәптән аларның татар милли хәрәкәтен берләштерү сәясәтенә кагылышлы тискәре ролен тәнкыйтьли.

Басма хөкүмәткә каршы эчтәлектәге язмалары өчен ябыла, Р.Ибраһимов хөкемгә тартыла.

Әдәбият

Ислам в Санкт-Петербурге: Энцикл. словарь. М.–Н.Новгород, 2009;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.