- РУС
- ТАТ
тренер (футбол, алкалы хоккей), РСФСРның атказанган тренеры (1989), ТРның атказанган физик культура хезмәткәре (2002)
1941 елның 12 августы, Казан — 2021 елның 25 сентябре, Казан.
РСФСРның Үзәк тренерлар мәктәбен (Мәскәү өлкәсенең Малаховка шәһәре, 1971), Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын (1979) тәмамлый.
1963–1965 елларда Урицкий исемендәге спорт клубының Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол һәм хоккей буенча тренер (Казан), 1966–1970 елларда «Нефтяник» мастерлар футбол командасында (Бөгелмә) уйный, 1970–1972 елларда «Гаро» заводында («Гараж һәм авторемонт җиһазлары», Казан) физик тәрбия инструкторы, 1972–1976 елларда «Радиоприбор» ҖБнең «Электрон» футбол командасында өлкән тренер, 1976–1993 елларда олимпия резервы «Рубин» махсус балалар-яшүсмерләр мәктәбендә (Казан) футбол буенча тренер-укытучы.
1993–1994 елларда ТР Футбол федерациясенең тренерлар советы рәисе, 1994–1998 елларда ТРның Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт комитетының Үзәк спорт клубында әйдәп баручы белгеч, 1998–2005 елларда алкалы хоккей буенча олимпия резервы «Бөркет» Республика махсус балалар-яшүсмерләр мәктәбендә директор, 2006 елдан «Рубин» футбол клубында тренер-селекционер.
Шәкертләре арасында — Ә.Әкбәров, И.Яшагин (РСФСР яшүсмерләр җыелма командасы), А.Абайдулов, Р.Хәлиуллин (РСФСР җыелма командасы составында СССР яшүсмерләр беренчелекләрендә җиңүчеләр, 1987), Р.Хуҗин (РСФСР җыелма командасы составында ике Бөтенсоюз яшүсмерләр уеннарында җиңүче, 1988).
РСФСР тренерлар смотр-конкурсында 1 нче бүләк лауреаты (1987).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.