Казан РСДРП бюросының берләштерелгән органы.

1917 елның 2 апреленнән 7 октябренә кадәр рус телендә Казанда 151 саны нәшер ителә.

«Өмид» басмаханәсендә басыла.

Мөхәррирләре — Ю.П.Денике, Б.Н.Нелидов, П.С.Розовский, П.С.Голанов, С.М.Ефимов.

Газета «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» дигән лозунг астында чыга. Россиядә һәм чит илләрдә барган сәяси хәлләрне, халыкара эшчеләр хәрәкәте тарихын яктырта. Нигездә, сугышның дәвам ителүен хуплаган Вакытлы хөкүмәт мәнфәгатьләрен, аның эчке сәясәттәге күпчелек гамәлләрен яклый, «Заём Свободы» газетасын чыгарырга ярдәм итә. Редакция большевикларның 1917 елгы Петроград вакыйгаларындагы гамәлләрен тәнкыйтьли, Учредительләр җыенын чакыру һәм бөтен хаки­миятне аңа тапшыру, күппартиялелек нигезендәге власть органы оештыруны яклый. Казан шәһәр думасына сайлаулар алдыннан (1917 елның 8 октябрендә үткәрелә) эсер, меньшевик, латыш һәм поляк социаль-демократлары, Бунд һәм Берләшкән яһүд социалистик эшчеләр партиясе тарафыннан төзелгән.

Аның дәвамчысы булып «Рабочее дело» газетасы кала.

Автор — Т.М.Насыйров