Вакытлы матбугат

Казанда беренче көндәлек матбугат органы «Казанские известия» (1811) газетасы була. 1821 елда «Казанский вестник» айлык журналы басыла башлый. «Заволжский муравей» (1832–1834) журналы Казан губернасында иң беренче хосусый басма була. Беренче фәнни басма – «Ученые записки Казанского университета» (1834). 1838 елда рәсми «Казанские губернские ведомости» газетасы чыга башлый.

1900 елда Казанда 21 даими басма нәшер ителә. 1905 елда татар телендә беренче «Казан мөхбире» газетасы, 1906 елдан «әд-Дин вә әл-әдәб» журналы басыла.

1900 елдан алып 1917 елның февраленә кадәр Казанда рус телендә 36, татар телендә 23 газета һәм журнал чыга. Иң эре татар газеталары – «Бәянелхак», «Кояш», «Йолдыз»; журналлардан – «Аң», «Мәктәп», «Сөембикә», «Тәрбия», «Ялт-Йолт», «Яшен» нәшер ителә.

Октябрь революциясеннән соң шәһәрдә матбугатны, радиотапшыруларны, телевидениене үз эченә алган массакүләм мәгълүмат чараларының яңа структурасы оеша.

1930 елларда, Казанны районлаштырганнан соң, күп кенә шәһәр районнарында җирле хакимият органнары басмалары – «За большевистские темпы» (Шәһәр яны районы), «За вторую пятилетку» (Сталин районы) газеталары һ.б. басыла башлый.

Хәзерге вакытта Казанда «Идел», «Казанский медицинский журнал», «Казань», «Безнең мирас», «Салават күпере», «Ялкын», «Сөембикә», «Чаян», «Сәхнә», «Казан утлары», «Мәгариф», «Татарстан», «Фән һәм мәктәп», «Фәнни Татарстан», «Научный Татарстан», «Сабантуй» журналлары; «Казанские ведомости», «Вечерняя Казань», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Молодежь Татарстана», «Республика Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Туганайлар», «Халкым минем» һ.б. газеталар чыга.

Казанда чуаш телендә «Сувар» республика газетасы нәшер ителә.

Интернет челтәрендә эшли торган мәгълүмат чараларыннан «Бизнес-online», «Реальное время» электрон газеталарын, «Татар-информ» информация агентлыгын атап үтәргә була.

Радио

Казанда радиотапшырулар тарихы 1918 елның 20 мартында Казан кабул итү радиостанциясе сафка баскач башлана. 1919 елда Кызыл Армиянең Радиотелеграф оешмаларының Казан базасы оеша. 1921 елның маенда Казанда, Россиядә беренче буларак, репродуктор куела.

1928 елдан татар һәм рус телендә, 1933 елдан чуаш телендә даими радиотапшырулар башлана.

Казанда Татарстан Республикасының төп дәүләт радиотапшырулар компанияләре – «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе (ДТРК «Татарстан») һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе (ТНВ) эшли.

1990 елларда шәһәрдә FM диапазонында эшләүче дәүләтнеке булмаган радиостанцияләр оештырыла.

Хәзерге вакытта, гомумроссия радиоканаллары белән бергә, җирле иң популяр радиостанцияләр эшли: «Бим-радио», «Болгар радиосы», «TATAR RADİOSI», «Курай», “Тәртип” һ.б.

Телевидение

Казанда телевидение тапшырулары 1959 елда күрсәтелә башлый. Хәзерге вакытта шәһәрдә телевидение тапшыруларын республика компанияләре – «Яңа гасыр» телерадиотапшырулар компаниясенең «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, «Татарстан» ДТРК һәм җирле «Эфир», каналы алып бара.

Иң зур канал – «Татарстан – Яңа гасыр», ул тамашачыларга телевидение тапшыруларының тулы спектрын – яңалыклар, иҗтимагый-сәяси тапшырулар, телесериаллар, ток-шоулар, спорт матчлары һәм тамаша чараларын – турыдан-туры трансляцияләп күрсәтә. Хәбәрләр Россиянең Европа өлешенә, Урал, Көнбатыш Себер, Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең барлык илләренә диярлек һәм ерак чит илләрнең кайберләренә Eutelsat W4 (көнчыгыш озынлыкның 36 гр.) иярчене аша тапшырыла.

2000 еллар башыннан Татарстан Республикасында кабелле һәм спутниклы телевидение тапшырулары системасы нык үсә, шул сәбәпле, халык Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге каналларны гына түгел, чит ил телекомпанияләре тапшыруларын карау мөмкинлегенә дә ия.

2001 елдан кабелле телевидение трансляцияләре башлана, бу эшне «ТВТ», «Радиосет», «Dom.ru» компанияләре башкара, 2000 еллар ахырыннан алар цифрлы телевидение тапшыруларын күрсәтә.

Казанда дәүләт информация сәясәтен һәм массакүләм мәгълүмат чаралары эшен координацияләүне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башкара. «Татмедиа» агентлыгы Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары порталын (www.tatmedia.com) булдыра, анда Казанның матбугат органнары, радио һәм телевидение редакцияләре шәһәр яңалыкларын урнаштыра.

Казанда «Интерфакс», «ИТАР-ТАСС» гомумроссия мәгълүмат агентлыкларының җирле бүлекләре бар.

Татарстан башкаласында «Татар-информ» информация агентлыгы эшли, ул – Россия Федерациясенең иң эре мәгълүмат агентлыкларыннан берсе.