Мәкалә күренекле Мәскәү галиме – шәркыятьче, тарихчы, фәлсәфәче һәм яңа фәнни дисциплина – социотабигыять тарихына нигез салучы Э.С.Кульпин-Гобәйдуллинның (1939–2015) тормыш юлына һәм фәнни эшчәнлегенә багышлана.

Татарлардан беренче профессиональ тарихчы Газиз Гобәйдуллинның оныгы – Э.С.Кульпин-Гобәйдуллин төрки-татарлар һәм Алтын Урда тарихын, төркиләр һәм славяннарның үзара мөнәбәтләрен, Россия дәүләте барлыкка килү процессында славян-төрки суперэтносының ролен өйрәнүгә зур өлеш кертә. Социотабигыять тарихы патриархы буларак танылган галим халыкара конференцияләр оештыручы, “Кеше һәм табигать: социотабигыять тарихы проблемалары” проекты буенча күп санда монографияләр һәм җыентыклар авторы һәм нашире, шулай ук “Тарих һәм хәзерге заман” фәнни журналының баш мөхәррире була.

Сылтама ясау өчен: Бурханов А.А. Патриарх социоестественной истории (памяти академика РАЕН, профессора Э.С. Кульпина-Губайдуллина) (1939–2015 гг.) // Научный Татарстан. 2015. №3. С.50–59.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов, тарих фәннәре кандидаты