Эчтәлек

Хаҗ — мөселманга фарыз булган биш гамәлнең (иман китерү, намаз, ураза, зәкят, хаҗ) берсе.

Хаҗ кылу традициясе Кәгъбәне төзегән һәм кешелек дөньясы тарихында беренче мәртәбә хаҗ кылган Адәм һәм Һауага барып тоташа дип исәпләнелә.

Мөселман ай календаре буенча зөлхиҗә аенда башкарыла һәм, мөселман риваятьләренә күрә, Мөхәммәд пәйгамбәр 632 елда «хушлашу» хаҗы вакытында билгеләгән йолалардан тора. Хаҗ кылучылар зөлхиҗә аеның сигезенче көненнән башлап Мәккәдәге әл-Харам мәчетендә Мина һәм Мөздәлифә үзәнлекләрендә, Гарәфә тавында булалар. Хаҗның барлык гыйбадәтләре зөлхиҗә аеның унөченче көнендә тәмамлана.

Хаҗ кылу традициясе татарларның ата-бабаларына Идел буе Болгары чорыннан ук билгеле, ул 1552 елда Казан ханлыгы җимерелгәннән соң да дәвам иттерелә. Ләкин 1917 елгы Октябрь революциясеннән 1980 еллар ахрына кадәр СССР гражданнарына чит илгә чыгу чикләнә, 1990 елдан РФ мөселманнарына хаҗ гамәлләрен кылу мәсьәләләрен хәл итүдә дини оешмалар, мөселман җәмгыятьләре, шул исәптән ТР Диния нәзарәте каршындагы «Идел-Хаҗ» Төбәкара хаҗ кылу үзәге катнашында тулы иркенлек барлыкка килә. Хаҗ мөселман илләрендә мөселманнар арасында исламны ныгытуда зур роль уйный, бөтендөнья мөселманнарын берләштерүнең үзенчәлекле бер мөһим формасы.

2018 елда РФдән — 22500, ТРдан 1800 кеше хаҗ кылырга бара.

Әдәбият

Путеводитель паломника. К., 2005; 

Якупов В.М. Хадж и умра: Путеводитель по Мекке и Медине. К., 2017; 

Хадж российских мусульман: Сб. путевых заметок. Н.Новгород, 2008.