Тарихы

XVIII йөз уртасында Иске Горелый Ельник авылыннан (Иске Максим, хәзерге Мамадыш районы Вахит авылы) күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Новый Горелый Ельник (Яңа Максим), Новопоселённый Горелый Ельник, Студённый Ключ исемнәре белән дә билгеле. 1924 елда М.Бөдәйли башлангычы белән авыл хәзерге исеме белән атала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 585,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Шәдче авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда колхоз оештырыла (беренче рәисе – Г.Габдрахманов), 1933 елда ферма ачыла. 1954 елда колхоз Каганович исемендәге колхозның 5 нче бригадасы белән берләштерелә. 1957 елдан – Х.Ямашев исемендәге колхоз (Вахит, Шәдче, Яңа Мочалкино, Иске Мочалкино, Юкәче авыллары). 1962 елда колхоз Тәкәнеш районыннан Мамадыш районы карамагына күчерелә,

1994 елда Ямашев исемендәге ябык акционерлык җәмгыяте, 2002 елда – Ямашев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2007 елда бетерелә).

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимияте елларында пекарня, кибет һәм клуб эшли. 1965–2015 елларда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы (2007 елда Шәдче авылына күчерелә) була.

Мәдәният йорты, китапханә (1967 елдан), мәчет эшли. Төзекләндерелгән “Шәпи” чишмәсе бар.

2012 елда авылда районда беренче буларак XX йөздәге сугышларда (Рус-япон сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, Әфганстандагы сугыш) катнашкан һәм һәлак булган авылдашларга һәйкәл ачыла.

Күренекле кешеләре

М.К.Бөдәйли (1895–1975) – сәясәт эшлеклесе, журналист, язучы, 1918 елда “Мамадыш тавышы” өяз мөселман газетасын чыгаруны оештыра, Бохара Халык Совет Республикасының матбугат халык комиссары (1920–1922 елларда), “Кызыл Татарстан” газетасы, “Чаян”, “Кызыл Шәрык яшьләре” журналларында мөхәррир;

А.М.Вәлиев (1964–1985) – кече сержант, чик гаскәрләре мотоманевр төркеменең бүлек командиры, Әфганстан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң), аның хөрмәтенә туган йортында мемориаль такта куела (2018 ел), аның истәлегенә ел саен милли көрәш буенча район конкурсы уздырыла.

Халык саны

1782 елда – 10 ир-ат;
1859 елда – 211,
1897 елда – 422,
1908 елда – 507,
1920 елда – 589,
1949 елда – 381,
1958 елда – 360,
1970 елда – 430,
1979 елда – 364,
1989 елда – 269,
2002 елда – 271,
2010 елда – 237,
2017 елда – 211 кеше (татарлар).