Биографиясе

1938 елның 2 маенда Үзбәкстан ССР Бохара шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1961), ЦНИИгеолнерудта эшли, 1986 елдан агрохимик чимал геологиясе бүлеге мөдире, 1991 елдан фәнни эшләр буенча директор урынбасары, 2002 елдан баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Татарстан территориясендәге нефть үзлекләре үзгәрүнең региональ һәм локаль закончалыкларын алар яткан урыннарның геологик шартларына бәйле рәвештә билгели; углеводородлы газларда күкертле водородның сәнәгый концентрациясе формалашуның яңа гипотезасын исбатлый. Күкертле нефть әверелешләренең табигый процессларында карбонатлы токымнарның каталитик үзенчәлекләрен билгели. Туфракның техноген күкерт белән пычрануын бәяләү методикасын эшкәртә. Аның нефть һәм газларда күкерт запасын исәпләү методикасы РФнең файдалы казылма запаслары буенча Дәүләт комиссиясе тарафыннан кулланыла.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Атлас руд серных месторождений СССР. М., 1990.

Динамическая модель экзогенного серообразования // Советская геология. 1990. № 9.

Минеральное сырьё. Сера: Справочник. М., 1997.