2 төре билгеле, Евразиядә таралган. ТР территориясендә бер төре — Себер кәҗәболаннары (C. pygargus) бар. Кама аръягында һәм Идел-Кама саклаулыгында очрый. Зур аланлы, кисенделе якты һәм катнаш урманнарда яши.

Озынлыгы 1,5 м га, биеклеге җилкә калкымында 1 м га кадәр; ата кәҗәболан 60 кг га кадәр авырлыкта, аналары кечерәк. Җәен — кызгылт, кышын көрән яки кызгылт төсмерле соры төстә; балалары — тимгелле. Кечкенә башлы, озын муенлы төз хайван. Ата затларның зур булмаган, туры диярлек 3–5 тармаклы мөгезе бар. Ул төптән үк озынча чыгынтылы һәм төерле. Колаклары зур, очлаеп тора, койрыгы кыска, йон астына яшеренгән. Аяклары озын һәм нечкә. Җәен кәҗәболаннар, гадәттә, гаилә булып яши. Көзен, мөгезләрен салгач, 20–30 башка җиткән катнаш көтүләр барлыкка китерә, кышын 2–4 зат булып төркемнәргә бүленә. Февральдә ата кәҗәболаннарның яңа мөгезләре үсеп чыга. Кушылу вакыты июльдән сентябрьгә кадәр. Буазлык чоры 9 ай тирәсе. Язын 1–2 бала китерә. 2–3 яшьтә җенси яктан өлгерәләр. Үлән, куак һәм агач ботаклары, җиләкләр, лишайниклар белән туклана. Ана кәҗәболаннар 11–12 ел, ата кәҗәболаннар 16 яшькә кадәр яши.

Кәҗәболаннар өчен селәүсен, бүре, сукбай этләр куркыныч тудыра.

Сунарчылык объекты.