Биографиясе

1941 елның 3 ноябрендә БАССРның Фёдоров районы Ишбүләк авылында туа.

Башкорт медицина институтын (хәзер Башкорт медицина университеты) тәмамлый (1971).

1974 елдан ТР ФАнең «Травматология һәм ортопедия савыктыру» фәнни-тикшеренү үзәгендә, 1989 елдан директоры, бер үк вакытта Казан медицина академиясенең травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире, профессор (1993).

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләре балаларның йөрү-хәрәкәтләнү аппараты биомеханикасының медицина аспектларына һәм патологик анатомиясенә карый.

Х.З.Гафаров  – травматология һәм ортопедиядә яңа юнәлеш – торсион патологиягә нигез салучы. Аның тарафыннан тумыштан һәм соңыннан барлыкка килгән ортопедик авырулар вакытында түбән очлыклар сегментларының үсеш механизмы өйрәнелә; йөрү-хәрәкәтләнү системасының ортопедик патологиясе мәсьәләләрен хәл итүдә клиник биомеханиканың яңа аспектлары эшләнә; йөрү-хәрәкәтләнү системасын, тумыштан килгән күкрәк читлеге деформациясен дәвалау ысулы гамәлгә кертелә.

Йөрү-хәрәкәтләнү системасын дәвалау өчен 100 дән артык ысул һәм җайланма (автордаш) һәм оча-балтыр буыны эндопротезларының яңа конструкцияләре эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Х.З.Гафаров – РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында Балалар ортопедиясенең проблемалы комиссиясе һәм яңа техника куллану комитеты әгъзасы.

«Балаларны торсион патологияне исәпкә алып хирургик реабилитацияләүнең яңа системасы» дигән хезмәте өчен ТР Дәүләт бүләге бирелә (1995).

Академик Г.А.Илизаров фонды бүләгенә лаек була (1997).

Уйлап табуга 89 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Лечение деформации стоп у детей. Казань, 1990;

Лечение детей и подростков с ортопедическими заболеваниями нижних конечностей. Казань, 1995;

Лечение врождённых деформаций грудной клетки. Казань, 1996.