- РУС
- ТАТ
Тел галиме, филология фәннәре докторы (2001), профессор (1997), Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы (1993), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004)
1938 елның 24 мае, Сарман районы Теләнче-Тамак авылы – 2011 елның 6 декабре, Казан шәһәре.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1960), шунда ук эшли; чит ил студентларына татар теле өйрәтү кафедрасы мөдире (1992–2008).
Хезмәтләре татар теле лексикографиясе һәм синтаксисына карый. Югары һәм урта мәктәпләр өчен дәреслекләр һәм уку-укыту ярдәмлекләре, татар телен өйрәнүчеләр өчен сүзлекләр, үзөйрәткечләр һәм сөйләшергә өйрәткечләр авторы.
Синтаксис татарской разговорной речи. Казан, 1978.
Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Казан, 1999.
Тел гыйлеменә кереш. Казан, 2001.
Антонимнар сүзлеге. Казан, 2005.
Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков. Казань, 2007 (автордаш).
Фәнгә багышланган гомер. Казан, 2008.
Казанская лингвистическая школа. Казань, 2008.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.