1979 елда авторлар төркеме: архитекторлар Г.А.Бакулин (җитәкче), Р.Х.Галиев, В.И.Мулюкин, инженер Г.Н.Дружкова (Г.Тукай исемдәге ТАССР Дәүләт бүләге, 1981) проекты буенча төзелә.

Өч катлы, турыпочмаклы, баскычсыман чыгынтылы (төньяк-көнбатыш почмак) бина. Күргәзмә залларының түбәсе турыпочмаклы колонналарга терәлеп тора. Заллар үзара үзәк һәм ярдәмче баскычлар белән тоташкан, көньяк-көнчыгыш өлешендәге 2, 3 нче катлар бердәм фәза белән берләштерелгән, тар, озынча тәрәзәләр белән яктыртылган. 3 нче каттагы залга төньяктан өстәмә тәрәзәләр куелган. Фасадтагы кирпечләр вертикаль рустовка ысулы белән салынган.

Бина 1970 еллар совет архитектурасының рационалистик формаларында төзелгән. Аның каршына «Идел» скульптура композициясе куелган (чүкелгән бакыр, 1979, скульптор – Р.П.Харитонов).

Бина 2009 елда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена бирелә.

2018 елдан бинада Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе урнаша.