Эчтәлек

1898 елда Казанда «Бертуган Кәримовлар сәүдә йорты» ширкәте ачыла. Кәримовларның әтиләре Казан сәүдәгәре Минһаҗетдин Кәримов 1892 елда үзенең Тихвин урамында урнашкан шәхси йортында басмаханә оештыра (аның эшчәнлеге турында мәгълүматлар юк). Әлеге хуҗалык белән җитәкчелек итү аның улына — 1900 елда басмаханә һәм хәреф кою ширкәтен нигезләгән 2 нче гильдия сәүдәгәр М.М.Кәримовка күчә (1909 елда ул әлегә кадәр әтисенең басмаханәсе урнашкан Тихвин урамындагы йортка күчерелә). Ширкәт эше белән М.М.Кәримов җитәкчелек итә. Аның составында шулай ук һәрберсе 7 мең сум өлеш керткән бертуган Ш.М. һәм Х.М.Кәримовлар да була.

Ширкәт китаплар һәм башка, шул исәптән галантерея товарлары белән сату итү өчен оештырыла. Ширкәттә Ш.Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабының ике басмасы (1885, 1897) дөнья күрә. Ш.Мәрҗанинең гарәп илләренә сәяхәте вакытында алып барган язмалары да бертуган Кәримовлар хисабына басыла («Рихләт әл-Мәрҗани», 1897 — Р.Фәхретдин тарафыннан төзелә). Әлеге басмаларны нәшер итү өчен заказлар шәһәрнең төрле басмаханәләренә бирелә.

1900 еллар башында китап сату фирмасы Печән базары мәйданындагы Усмановлар корпусында 2 бүлмә били. Китаплар Мәкәрҗә, Эрбет, Минзәлә һәм Сембер ярминкәләрендә сатыла. Сәүдә йортының бүлекчәләре Оренбург һәм Уфа шәһәрләрендә дә була (управляющие — Х.Кәримов). Үз басмаларын Кәримовлар Һиндстанда, Төркиядә, гарәп илләрендә дә тараталар. Китап сату һәм наширлек эшчәнлеге кыйммәтчелеге шәхси басмаханә булдыруны таләп итә. Шулай ук кара: Кәримовлар басмаханәсе, ташбасмасы һәм хәреф кою ширкәте.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974;

Салихов Р. Мастера печатного дела // Время и деньги. 2004. 17 марта.