Биографиясе

1923 елның 25 сентябре, Алабуга кантоны Бондюг поселогы, хәзер Менделеевск шәһәре — 1943 елның 7 июле, Курск өлкәсенең Поныри районы Нижне-Смородино авылы.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, химия заводында аппаратчы булып эшли, аннары янгын сүндерү бүлегендә эшли.

1942 елның гыйнварыннан Кызыл Армия сафларында һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында, 13 нче армиянең 75 нче укчы дивизиясе 159 нчы гвардия артиллерия полкының туп төзәүчесе. Үзәк фронт гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943) һәм Курск (1943) сугышларында катнаша.

1943 елның 7 июлендә Поныри авылы янындагы (хәзер Курск өлкәсенең шәһәр тибындагы Поныри посёлогы) сугышларда батырлык күрсәтә. Дошманның 12 контрһөҗүмен кире кайтара, турыдан төзәп 5 урта һәм 2 авыр танкны, 2 пулемётны сафтан чыгара, 1 ротадан артык солдатны юк итә.

Сугышта каты яралана, госпитальдә үлә.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (ике тапкыр), медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Базарлы Матак авылында урамга һәм Щелковода укучылар йортына Герой исеме бирелгән, Катюшино авылында аның истәлегенә мемориаль такта куелган.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 844, 849, 853, 854;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 163.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина