- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Талкыш елгасы буенда, Чистай шәһәреннән 23 км көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Новопоселенный Толкиш исеме белән дә искә алына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке ясаклылар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Авыл Олы Талкыш авылының Дмитрий чиркәве приходына карый. Анда иске дин тарафдарлары да яши (1903 елда – 17 кеше).
1889 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1903 елда 32 ир бала һәм 7 кыз бала укый). XX йөз башында җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1101,9 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Кече Талкыш авыл җирлеге составында.
Күмәкләштерү чорында «Строитель» колхозы оештырыла. 1957 елдан авылда – эреләндерелгән «Урожай» колхозы (үзәк утары – Кече Талкыш авылы), 1995 елдан – «Райсельхозтехника» берләшмәсенең ярдәмче хуҗалыгы, 2004–2014 елларда «Чистое поле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда башлангыч мәктәп – Александровка авылы мәктәбенең филиалы, клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Урта Талкыш I (монголларгача чор болгар ядкәре) һәм II (Буралы курган культурасы) табылдыклары, Урта Талкыш I (Имәнкискә культурасы) һәм II (монголларгача чор болгар ядкәре) авыллыклары табыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.