- РУС
- ТАТ
Кенәз, дәүләт эшлеклесе, генерал-майор (1789), тайный советник (1797)
1745 елның 3 феврале, Әстерхан шәһәре – 1798 елның 30 декабре, Казан.
1759 елдан хәрби хезмәттә. Рус-төрек сугышларында катнаша (1768–1774, 1787–1789). 1786–1787 елларда Казанда дары заводы төзелешенә җитәкчелек итә. 1789–1796 елларда Казан наместниклыгы идарәчесе, 1796–1797 елларда Казан губернаторы.
Казанда шәһәр думасын оештыруда (1789) һәм шәһәр полициясен булдыруда (1796) катнаша.
Баратаев инициативасы белән Казанда җәмәгать театры ачыла (1791–1796).
Долгов Е.Б. Казанские губернаторы – главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.