Административ-территориаль буйсынуы

1912 елда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Самара губернасының Бөгелмә өязе Сумароково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы районында, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы районы үзәге (1958 елның 28 февраленнән район үзәге Урыссуга күчерелә), 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Ютазы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1918–1921 елларда элекке Ютазы өязе территориясендә берничә ашлык кабул итү пункты ачыла. Соңрак алар «Заготзерно» икмәк кабул итү пунктына берләшә. 1949 елдан – Ютазы элеваторы (1993 елда яңа бина, шулай ук катнаш азык ясау цехы төзелә).

1920 елларда авыл күрше торак пунктлардан (Әбсәләм, Акбаш, Чәкән авыллары) күчеп утыручылар хисабына зурая. Алар тарафыннан Ык һәм хәзерге вакытта юкка чыккан Хезмәт, Әптерәзәк авыллары нигезләнә. 1929–1930 елларда бу авылларда «Ык», Ворошилов исем., «Нур» колхозлары оештырыла. 1950 елда өч колхоз Жданов исемендәге колхозга берләшә. Аңа Ютазы авылы (үзәк утары – хәзерге вакытта юкка чыкан Әптерәзәк авылы) җирлекләре дә керә.

1957 елдан авыл – «Ждановский» совхозының (аңа 9 колхоз һәм 21 авыл, шул исәптән Акбаш, Алма-Ата, Янәй, Ык, Керкәле авыллары, Малиновка поселогы хуҗалыклары да керә) үзәк утары. 1965 елда аннан «Панаринский» совхозы (аңа караган Кырым-Сарай, Мортаза, Ташлы авыллары Баулы районына күчерелә) аерылып чыга. «Ждановский» совхозыннан 1986 елда – Акбаш, Янәй авыллары хуҗалыклары, 1990 елда – Алма-Ата авылы һәм Малиновка поселогы хуҗалыклары аерылып чыга. 1990 елда «Ждановский» совхозы «Ютазинский» совхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан – «Ютазы» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 1995 елдан – «Ютазы» күмәк хуҗалыгы, хәзерге вакытта «Вафауллин А.Ә.» (2009 елдан), «Хәлиуллин Р.Н.» (2011 елдан), «Закирова Л.Р.» (2012 елдан) крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли, ит-сөт терлекчелеге һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

1940 елда Ютазыда авыл вак һөнәрчелеген берләштерүче сәнәгать комбинаты оештырыла. Анда чаналар, арбалар, тәгәрмәчләр җитештерелә. Бөек Ватан сугышы елларында комбинат авыл кешеләрен ярымфабрикатлар (сарык тиресе эшкәртү, киез итек басу) белән тәэмин итә. Шулай ук тегү цехы эшли, йорт җиһазларын төзекләндерү эшләре алып барыла.

Сугыштан соң комбинат Урыссу бёмит заводының бер өлешен тәшкил итә. Ул детальләр әзерләү, йорт җиһазлары җыю корпусларын, буяу цехын, кирпеч заводын берләштерә. Өстәлләр, тумбочкалар, гардероблар, этажеркалар, трибуналар һ.б. эшләп чыгарыла. Ютазы бүлекчәсендә 200 дән артык кеше эшли. Кирпеч заводы елына 3 млн эшләп кирпеч чыгара һәм кирпеч белән бөтен районны тәэмин итә. Мебель фабрикасы 2006 елга кадәр эшли. 1948 елда «Татавтотрест»ның 13 нче авторотасы булдырыла, 1956 елда ул Урыссуга күчерелә һәм автотранспорт хуҗалыгы (АТХ) итеп үзгәртелә.

Авыл территориясендә «Ютазы элеваторы» акционерлык җәмгыяте, Бөгелмә урманчылыгының Ютазы участок урманчылыгы (1935 елдан, мәйданы – 14560 га) эшли; тимер юл станциясе бар.

2020 елга кадәр сөт заводы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1938 елда урта мәктәп (1958 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1958 елда мәктәп җирлегендә тракторчы-машинистлар һәм киң профильле машина йөртүчеләр әзерли торган Баулы СПТУ-82 филиалы ачыла. 1992 елда филиал ПУ-124 итеп үзгәртелә, элеккеге Дәүләт банкы бинасында урнаша (2013 елда училище Бөгелмә аграр көллиятенә кушыла).

1995 елдан мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – Н.М.Шәрәфиева; авыл һәм мәктәп тарихына, авылның күренекле шәхесләренә, татар халкының мәдәниятенә һәм тормыш-көнкүрешенә багышланган 2500 дән артык экспонат бар) эшли.

Мәдәният йорты (1949 елда клуб буларак ачыла, 1990 елдан яңа бинада), китапханә (1946 елдан; 1949 елдан клуб бинасында, 1990 елдан мәдәният йортының яңа бинасында), балалар китапханәсе (1954 елдан Пионерлар йорты бинасында, 1990 елдан мәдәният йортының яңа бинасында), дәвалау амбулаториясе (1927 елдан; 1943 елда фронт алды зонасыннан кайтартылган каты яралы сугышчылар өчен хастаханә салына), «Олимп» спорт мәктәбе, «Фатыйх» мәчете (2004 елдан), мәдрәсә, «Ютазы» мәдәният һәм ял паркы (2021 елдан) бар. 1935 елда – ясле һәм «Солнышко» балалар бакчасы, Бөек Ватан сугышы елларында «Зернышко» балалар бакчасы ачыла. 2008 елда алар «Солнышко» балалар бакчасы булып берләшә.

2013 елда элеватор хезмәткәрләре тарафыннан төзекләндерелгән «Нарат чишмәсе» бар. 2019 елда бертуган Рудаковлар акчасына чиркәү төзелә башлый.

Авыл территориясендә соңгы эклектика чорының типовой проекты буенча 1911–1912 елларда төзелгән тимер юл вокзалы биналары комплексы урнашкан. Вокзал каршында 1918 елның 30 сентябрендә акгвардиячеләр тарафыннан әсир ителгән Бөгелмә большевиклары Е.Петровская, С.Просвиркин һәм билгесез матрос атып үтерелгән урынга истәлекле билге куелган. Һәлак булганнарның җәсәде 1918 елның 17 октябрендә Бөгелмә шәһәре үзәгенә күчерелә. 2009 елга кадәр Ютазы станциясе вокзалы каршы кызыл йолдызлы тимер обелиск була.

Күренекле кешеләре

Ә.Җ.Гәрәйшина (1941 елда туган) – микробиолог, биология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе;

М.М.Карчевский (1944–2020) – математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор;

А.Н.Правдюк (1950 елда туган) – инженер, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.С.Сәхибгәрәев (1939 елда туган) – геолог, геология-минералогия фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1926 елда – 67,
1938 елда – 1097,
1949 елда – 3010,
1958 елда – 2647,
1970 елда – 2766,
1979 елда – 2427,
1989 елда – 2389,
2002 елда – 2211,
2010 елда – 2095,
2020 елда – 2285 кеше (татарлар – 83%).