Биографиясе

1780 ел, хәзерге Саба районы Байлар Сабасы шәһәр типтагы поселогы – 1866 елның 11 мае, шунда ук.

Габденнасыйр Курсави шәкерте.

Дини һәм шигъри әсәрләр авторы.

Иҗаты

Аеруча киң таралганы – силлабик шигырь белән язылган һәм кеше гомеренең баскычлары турында бәян ителгән «Адәм угылы» фәлсәфи поэмасы (1812 ел). Аның бу әсәре кулъязмалары татарлар яши торган күп урыннарда табыла.

Берничә нөсхәсе Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында саклана.

Әдәбият

Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1992. 1 том;

Җамалетдин әс-Сабави // Нәҗмиев Т., Хуҗин М. Яшә, Саба-Йорт! Казан, 1999.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов