Административ-территориаль буйсынуы

1931 елда сәүдәгәр А.И.Чаблин-Сухопаров корылмалары (алар арасында – XIX йөздәге кирпеч йорт) урынында нигез салына.

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Урманчы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта куян үрчетүче “Бөрсет” җәнлек совхозы оештырыла, ул А.И.Чаблин-Сухопаровның элекке утарында урнаша. 1934 елдан төлкеләр үрчетәләр. 1935 елдан мөгезле эре терлек асрыйлар. 1970 елда совхозга ак төлке, чәшке кайтарыла. 2000 елда – җәнлек совхозы “Бөрсет” җәнлек совхозы” ачык акционерлык җәмгыяте, 2001 елдан “Бөрсет” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, җәнлек үрчетү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1966 елда урта мәктәп (1966 һәм 1993 елларда биналар төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1976 елдан “Уголок родного края” төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, төп экспозицияләре этнографиягә һәм төбәк тарихына, мәктәп һәм поселок тарихына багышлана (оештыручысы – А.Ф.Медведева, җитәкчесе – Э.В.Мөхәммәтҗанова).

Поселокта мәдәният йорты, китапханә (1936 елдан), балалар бакчасы (1979 елдан) бар.

Халык саны

1970 елда — 912,
1979 елда — 810,
1989 елда — 811,
2000 елда — 930,
2002 елда — 933,
2010 елда — 841,
2017 елда — 756 кеше (татарлар — 68%).