Урнашуы

Казаннан төньяк һәм төньяк-көнчыгыш тарафта урнашкан була. Чикләре төгәл билгеләнмәгән: «писцовый кенәгәләр»гә теркәү вакытында үзгәртүләр күзәтелә.

Арча даругасына Нокса, Казансу, Киндерле, Дүртьюл, Борнаш, Ташлы, Келәтле, Янчур, Таузар, Шәпше, Шәләнгеш, Ащерма, Кырлай, Ямаширмә, Үрсу, Буҗа, Чүриле, Урмат, Әҗмән, Бирәзә, Кесмәс, Налга, Нечка, Кече Гольян, Чулман, Сарапул, Беляевка, Малаховка, Шевыряловка, Имәнле, Петровка, Өянкеле, Шушма, Нократ, Сәрдә, Сәвәл һ.б. елга һәм елгачык буйлары кергән.

Торак пунктлары

Үзәге – Арча: Уржум шәһәренә илтүче Себер юлы буендагы торак пункт.

Рус дәүләтенә буйсындырылганнан соң, волость һәм сотня берәмлекләренә бүленә.

Арча даругасына:

  • Сарапул өязенең Архангельск (Кыныбай), Никольск (Каенлы), Покровский (Вятский), Ушаково, Дулесово, Пещеры (Красная), Нечкино, Карпов, Гольян, Иске Докши, Олы Докши, Сива, Костоватая, Галево, Дубровка, Шевырялово, Поспелово, Сагаево, Козлово, Чуваш Иле, Заелмичная, Тарасово, Ершовка, Патраково, Чоткарин һ.б.,
  • марилар (чирмешләр) волосте Малмыжга караган Бүртәк, Несла, Кучук, Гоньба, Сәвәл, Карадуган, Азан, Каратай, Красный, Мошлы, Кече Сәрдә торак пунктлары керә;
  • шулай ук Царицино, Подсеки, Рождественный, Чүриле, Вознесенский, Ястачы, Тауиле (Пермяк), Кече Борнаш, Кече Колсәет, Келәтле, Бөреле, Кече Кибәк Шәпшесе, Олы Яңа Шәпше, Урта Шәпше, Ащерма (Сидорово), Коркачык, Иске (Эчке) Казан, Мамадыш, Үрсәк, Хозяшево, Кишмәт, Божа, Кузнецы, Әки, Чабакса, Константиновка, Киндерле, Ямаширмә, Кече Түбән Мәтәскә (Айван), Әзәк, Кече Күртәнәс (Бируй), Казанбаш, Чокырча, Курса, Кече Муя, Төбәк Хуҗа һ.б. авыллар керә.

Халкы

Татар, мари, удмуртлар һәм XVI йөздән башлап руслар яшәгән. Арча даругасына Ар ягы бәкләре биләмәләре дә кергән. Нигездә, ясаклы халык яшәгән.

XVI йөзнең икенче яртысыннан территориядә рус алпавытлары, йомышлы морзалар, керәшеннәр һәм монастырьлар (Архиерей йорты, Казан Спас-Преображение, Хлынов, Вятка, Успение монастырьлары) җир биләмәләре барлыкка килә.

Халкы игенчелек, терлекчелек, балык тоту, он тарту, салат оны әзерләү, йон тетү, умартачылык, агач әйберләр җитештерү, кием тегү белән шөгыльләнгән.

Бетерелүе

1708 елда Арча даругасы бетерелә, җир-су биләмәләре Казан губернасының Казан өязенә беркетелә.

Әдәбият

Городские поселения в Российской империи. СПб., 1861. Т. 1-2.

Автор – Д.Г.Мостафина