Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының көньягында урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 968,7кв. км. Үзәге – Инсар шәһәре (Саранск шәһәреннән 77 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 12954 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 275 кеше. Яндовище авылында (2016 елда – 68 кеше), 2000 еллар уртасына кадәр Жегалино авылында (хәзерге вакытта юк) яшиләр. Авылларга XVII йөз уртасында Темников йомышлы татарлары нигез сала.

Күренекле кешеләре

Яндовище авылында язучы А.И.Шадрин туган.