Чыгу урыны һәм вакыты

2000 елның ноябреннән Казанда рус телендә нәшер ителә.

Оештыручысы – җаваплылыгы чикләнгән «Евразия-Медиа» җәмгыяте.

Мөхәррирләре: Р.З.Галләмов, Р.В.Билалов, Т.Н.Вафина.

Төп рубрикалары: «Җиде көн», «Мәдәният паркы», «Көзге», «Яшерен материаллар».

Юнәлеше

Казанның һәм Татарстан Республикасының сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышын яктырта.

Милли мәсьәләләргә зур игътибар бирелә: «Татар гасыры» рубрикасында Татарстан Респубикасы һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышына багышланган материаллар, татар интеллигенциясенең күренекле вәкилләре белән интервью-әңгәмәләр басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.