Эчтәлек

Псевдонимның барлыкка килү сәбәпләре: чын фамилиянең начар яңгырашы, бер үк фамилияле берничә кеше булу, цензурага бәйле сәбәпләр, иҗатта үз көченә ышанмау, исемне белдерергә теләмәү һ.б.

Барлык әдәбиятларда да, бигрәк тә Шәрекъ әдәбиятында очрый. Татарларда исем (яки кыскартылган исем) һәм кыскартылган фамилиядән барлыкка килгән псевдонимнар киң таралган: Габдулла Тукай (Габдулла Тукаев), Фатих Әмирхан (Фатих Әмирханов), Галиәсгар Камал (Галиәсгар Камалетдинов), Кави Нәҗми (Габделкави Нәҗметдинов), Гадел Кутуй (Гаделша Кутуев), Муса Җәлил (Муса Җәлилов) һ.б.

Кайбер псевдонимлар киң таралмый калган очракта, кеше кире үз фамилиясенә кайта (Разин — Г.Бәширов, Бичура — А.Таһиров); кайвакыт псевдоним, фамилияне кысрыклап чыгарып, әдәби исем булып кала (Кандалый — Габделҗаббар Габделмәҗит угылы, Акмулла — Мифтахетдин Камалетдин угылы, Дәрдемәнд — Мөхәммәдзакир Рәмиев, Г.Минский — Г.Аллаһбирдиев, Х.Туфан — Хизбулла Гөлзизин, Н.Исәнбәт — Н.Закиров, С.Урайский — М.Мәүлетов).

Кайбер очракларда исем псевдоним булып китә (Сирин — Сирин Батыршин, Г.Газиз — Газиз Гобәйдуллин), аерым очракларда язучы исемен (Демьян Фәтхи — Касыйм Фәтхетдинов) яки фамилиясен үзгәртә (Г.Карам — Г.Рәхмәтуллин).

Псевдоним кешенең туган урынын (Сәйф Сараи, Габдеррәфыйк Минзәләви, Мәхмүд Кашгари, Габденнасыйр Ибраһим улы Курсави, Нәҗип Думави), этник группага (Мишәр, Кәбәй — Ф.Бурнашев), иҗади жанрга мөнәсәбәтле булуын (Татарин театраль — Г.Коләхмәтов), социаль чыгышын (Дамелла — Ф.Әмирхан), характер үзенчәлеген (Утмалай — Г.Кутуй, Әүлия — Г.Камал) чагылдырырга мөмкин. Кайбер вакыт автор кыскартылган фамилиясенә сүз өсти (Ф.Сәйфи-Казанлы).

Аерым язучыларның берничә дистәгә якын псевдонимы җыела (мәсәлән, Г.Тукайда — 60 тан артык). Бу күренеш бигрәк тә ХХ йөз башына хас, чөнки язучылар газета-журналларда да актив языша. Аерым очракларда, мәсәлән, бер санда язучының берничә мәкаләсе басылганда, автор төрле псевдоним куллана. Кайвакыт автор, мәкаләнең эчтәлегеннән чыгып, төрле типтагы псевдоним ала; мәсәлән, Ф.Әмирхан сатирик әсәрләрен Ташмөхәммәд (яки кыскартып Т-д), әдәби-тәнкыйди мәкаләләрен Дамелла, ә 1917 елдан соң язылганнарын Марксист псевдонимы белән бастыра. Г.Тукай җитди әсәрләрен тулы исеме белән, ә сатирик әсәрләрен Шүрәле, Тиктормас, Бик усал, Мин язмадым, Кырмыска һ.б. псевдоним белән бастыра.

Шулай ук кара Атрибуция.

Әдәбият

Һади М. Псевдонимнар хакында берничә сүз // Казан утлары. 1969. № 1;

Мәһдиев М. ХХ йөз башы татар әдәбиятында псевдонимнар // Казан утлары. 1973. № 12;

Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр. К., 2004.

Автор — Р.Р.Мусабәкова