Гомуми мәгълүмат

Самара өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 164,6 кв.км. Үзәге – Кошки авылы (Самара шәһәреннән 130 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 22691 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2258 кеше. Татарлар, башлыча, Надеждино (2015 елда – 565кеше), Иске Фәйзулла (306 кеше), Яңа Фәйзулла (252), Берёзки (130) һәм Моисеевка (30) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1733 елда Казан һәм Сембер губерналарыннан күченеп килүчеләр районның иң беренче татар торак пунктларыннан – Иске Фәйзулла авылына нигез салалар. 1910 елда барлык татар торак пунктларында мәчетләр, Иске Фәйзулла авылында ике мәктәп эшли. Хәзерге вакытта Кошки, Надеждино, Иске Фәйзулла һәм Яңа Фәйзулла авылларында мәчетләр бар.

1946–1980 елларда соңгы икесенең мәктәпләрендә укыту татар телендә алып барыла, 1980–2006 елларда ул предмет буларак өйрәнелә.

Мәдәният йортлары җирлегендә татар коллективлары: Яңа Фәйзулла авылында – «Тамчылар» бию, «Яктылык» театр, «Дуслык» вокаль, хатын–кызлар вокаль, Иске Фәйзулла авылында «Ак Калфак» һәм «Чишмә» фольклор вокаль коллективлары, Миңнебаевларның гаилә ансамбле эшли.

Күренекле кешеләре

Кошки районында тарихчы Г.С.Сабирҗанов (Яңа Фәйзулла авылы) туган.

Шагыйрь Г.Ш.Сәгыйровның тормышы һәм эшчәнлеге Кошки районы белән бәйле.