Административ-территориаль буйсынуы

1924 елда Исәнсеф авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Пучы волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Исәнсеф авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл таң” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Әсәдуллин), 1948 елда “Ленин бүләге” колхозы (Исәнсеф авылы) составына керә, 1957 елда “Сатурн” колхозы белән “Урожай” колхозына берләштерелә.

1994 елдан “Уңыш” күмәк предприятиесе, крәстиян-фермер хуҗалыгы, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Халкы ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1932–1944 елларда авылда су тегермәне була.

Халык саны

1926 елда – 201,
1938 елда – 200,
1949 елда – 125,
1958 елда – 165,
1970 елда – 184,
1979 елда – 119,
1989 елда – 45,
2002 елда – 54,
2010 елда – 49,
2017 елда – 39 кеше (татарлар).