Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, фабрика һәм заводларга китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда 20 сәүдә-сәнәгать оешмасы, 3 мәчет, 2 мәдрәсә була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1835,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Городище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Яңа Әлмәле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Горняк” (беренче рәисе – Д.Дружков) һәм Бауман исемендәге колхозлар оештырыла, 1946 елда “Горняк” колхозыннан “Чулпан” колхозы аерылып чыга, 1950 елда алар Тукай исемендәге колхозга берләштерелә, 1959 елда соңгысы Ленин исемендәге колхоз (Яңа Әлмәле авылы) белән берләштерелә һәм Бауман исемендәге колхоз итеп үзгәртелә (1962– 1967 елларда Р.М.Низаметдинов җитәкчелегендә терлекчелек буенча ТАССРда иң яхшы хуҗалыкка әверелә).

1997 елдан Бауман исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан “Заря” агрофирмасы” составында, 2013 елдан “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы.

Халкы күбесенчә филиалда эшли, кырчылык, яшелчә үстерү, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда 1 нче баскыч мәктәп ачыла, 1934 елда – башлангыч, 1936 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (1964 елда яңа бина төзелә), 1987 елда – тугызъеллык (2001 елда Социалистик Хезмәт Герое Р.М.Низаметдинов исеме бирелә), 2008 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2014 елдан Иске Чокалы урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы.

1995 елдан мәктәп каршында “Социалистик Хезмәт Герое Р.М.Низаметдинов” тарих-төбәкне өйрәнү музее эшли.

Авылда мәдәният йорты (1974 елдан яңа бинада), китапханә (1974 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында), мәчет (1990 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Талантлы яшьләр” театр коллективы, “Гөлкәй” балалар хореография коллективы эшли (1998 елдан).

Күренекле кешеләре

Р.М.Низаметдинов (1929–1993) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр), “Почет Билгесе” орденнары кавалеры;

Р.Җ.Рәкыйпов (1936–1995) – шагыйрь, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Ш.Җ.Рәкыйпов (1929–2005) – язучы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 720,
1897 елда – 1584,
1913 елда – 2193,
1920 елда – 2172,
1926 елда – 2406,
1938 елда – 2184,
1949 елда – 1842,
1958 елда – 1366,
1970 елда – 1102,
1979 елда – 812,
1989 елда – 487,
2002 елда – 424,
2010 елда – 387,
2018 елда – 339 кеше (татарлар).