Дәүләт заёмнары төрләре

Дәүләт заёмнарын түләү вакытына карап – кыска вакытлы (1 елга кадәр), уртача (1 елдан 5 елга кадәр) һәм озак вакытлы (5 елдан артык); керем төрләренә карап – отышлы яки процентлы (расланган ставка буенча ел саен керем түләнә), урнаштырылу урынына карап, эчке һәм тышкы заёмнарга бүленә.

Эчке дәүләт заёмнары – физик һәм юридик затлардан, финанс оешмаларыннан дәүләт валютасы белән җәлеп ителгән средстволар, дәүләт керемнәрен тулыландыру чыганагы булып санала, дәүләтнең, мәҗбүри бурычка алучы буларак, түләү йөкләмәсе барлыкка килә.

Тышкы дәүләт заёмнары белән эш иткәндә бурычка биреп торучы бу дәүләтнең резиденты булып саналмый, ул бурычка алып торган илгә икътисади һәм социаль программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыруга рәсми ярдәм буларак бирелә.

Дәүләт заёмнары ярдәмендә финанс ягыннан табыш китерми торган җәмгыяви эшләр, хезмәт күрсәтүләр, җиһазларга дәүләт чыгымнары һәм башка төр инвестицияләр финанслана.

Россиядә беренче заёмнар

Россия тарихында беренче тышкы заём Екатерина II тарафыннан 1769 елда Голландиядән алына, эчке дәүләт заёмнары 40 ел узгач кына чыгарыла.

1809–1816 елларда 354 млн сумлык дәүләт заёмнары таратыла.

XIX йөз урталарына кадәр дәүләт бурычының 10% ы – эчке дәүләт заёмнары, калганы заёмнарны чит илләрдә урнаштыру хисабына капланып киленә. Соңрак дәүләт заёмнарын сату, башлыча, Дәүләт банкы аша коммерция банклары ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Октябрь революциясеннән соң элекке дәүләт заёмнары гамәлдән чыгарыла.

СССР заёмнары

1922 елда алтын белән 100 млн сумлык 10 елга исәпләнгән беренче акчалата дәүләт заёмнары чыгарыла. Бу заём облигацияләре, процентлар түләүдән тыш, отыш тиражларында катнашу хокукы да биргән.

СССРда 1924 елда 100 млн сумлык икенче отышлы дәүләт заёмы 5 ел вакытка исәпләп чыгарыла. Ике төр заёмны да халык арасында тарату максаты күздә тотыла.

1931–1935 елларда 10 елга исәпләнгән биш дәүләт заёмнары чыгарыла.

1935 елдан 1957 елга кадәр дәүләт 40 заём чыгаруны гамәлгә ашыра.

1936–1946 елдагы заёмнар 1948 елгы 2 процентлы дәүләт заёмнарына алыштырыла.

Хөкүмәт 1957 елда дәүләт заёмнары облигацияләрен түләүне 20 елга кичектерү турында карар кабул итә. Совет хөкүмәтенең сугыштан соң чыгарылган барлык заёмнары да 1991 елга түләп бетерелә.

РФ заёмнары

РСФСРның 1991 елгы эчке дәүләт заёмы хәзерге Россия кыйммәтле кәгазьләр базарын үстерүдә беренче адым була. Беренче мәртәбә облигацияләрне кабат сатуны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган механизмнар эшләнә. Федераль бюджетның РФ Үзәк банкына бирәчәген каплау өчен, заём 30 елга (1991–2021 еллар) исәпләп РФ Финанс министрлыгы тарафыннан чыгарыла.

1993 елда валюта заёмы чыгарыла, СССР Тышкы икътисади банкының (Внешэкономбанкның) юридик затлар алдындагы валюта бурычы аны кире кайтаруны гарантияләүче облигацияләргә күчерелә. Заём валютасы – АКШ долларында, процент ставкасы – еллык 3%, заём күләме – 7885 млн доллар. Облигацияләрне Россиядән читкә чыгару тыела.

РФ Финанс министрлыгы 1995 елда әйләнештәге вакыты бер елдан күбрәк булган чагыштырмача табышлы һәм шунлыктан инвесторларны җәлеп итә торган федераль заём облигацияләре чыгара. 1995 елда РФ Президенты Указы нигезендә Финанс министрлыгы тарафыннан РФ территориясендә табышы дәүләт кыйммәтле кәгазьләренең башка төрләреннән ким булмаган дәүләт саклык облигацияләре чыгарыла. Андый облигацияләр акчалата түләү мөмкинлеге бирә, алар илнең икътисадын инвестицияләү өчен халыктагы ирекле акча средстволарын җәлеп итү инструменты булып тора.

Әдәбият

Государственные займы СССР. М., 1975;

Теребов В.Н. Каталог облигаций и обязательств внутренних государственных и целевых займов. М., 1990;

Саркисянц А.Г. Система международных долгов. М., 1999;

Экономическая энциклопедия. М., 1999.

Автор – Р.А.Борһанова