Биографиясе

1925 елның 5 апреле, Казан – 2009 елның 24 декабре, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1948), Казан шәһәренең колак, тамак, борын авырулары клиникасында эшли.

1955 елдан Казан медицина институтында, 1968–1990 елларда оториноларингология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре үлекле һәм үлексез колак авырулары белән бәйле саңгыраулыкны өйрәнүгә, онкологиягә, отосклерозны хирургик юл белән дәвалауга (микрооперацияләр), борын, борын яны куышлыклары, бугаз, йоткылыктагы ялкынсынуларны дәвалауга карый.

Уйлап табуга 5 патенты бар.

Казан отоларингологлар җәмгыяте идарәсе рәисе (1968–1990).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены; ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О некоторых принципах профилактики лечения рака гортани // Казан. мед. журн. 1958. № 4.

Современные успехи в борьбе с глухотой и тугоухостью. Казань, 1972.

Отосклероз. Казань, 1974.

Әдәбият

Людмила Георгиевна Сватко (к 80-летию со дня рождения) // Вестн. оториноларингологии. 2005. № 6.