1869 елның 6 октябре, Литва, Ковно шәһәре — 1938 ел, Казан.

1894 елда Петербург консерваториясен фортепиано, орган, музыка теориясе белгечлекләре буенча тәмамлый.

1894–1895 елларда Казанда П.Юргенс музыка мәктәбендә, 1895–1904 елларда Р.Гуммерт музыка мәктәбендә фортепиано һәм музыка теориясе фәннәрен укыта; 1904 елдан Казан музыка училищесендә әйдәп баручы педагогларның берсе.

Корбут Татарстанда профессор музыка белеме үсешенә зур өлеш кертә. Пианист һәм органчы буларак актив концерт эшчәнлеге алып бара. Казанның лютераннар чиркәвендә тематик концертлар һәм орган концертлары белән чыгышлар ясый. Тыңлаучыларны фортепиано һәм орган классик музыкасының иң яхшы үрнәкләре белән даими таныштырып тора.

Фортепиано педагогикасы мәсьәләләренә караган методик әсбаплар авторы.

1937 елда репрессияләнә; 1938 елда атып үтерелә; үлгәннән соң аклана.

Автор – Ф.Ш.Салитова