Эчтәлек

Россиядә Кешелеклелек император җәмгыяте 1802 елдан эшли. 1816 елда Романовский (рәис) башлангычында Казанда аның бүлекчәсе ачыла.

Максаты — мохтаҗларга ярдәм итү: «хәерчелектә яшәве ачыкланган һәм ярдәм кирәклеге расланган һәркемгә, балаларны тәрбияләү өчен, дәрәҗә классларына карап, елга 36 сумнан 180 сумга кадәр акча, 24 пот арыш оны, 25 аршын постау, 20 аршын киндер бирү» күздә тотыла.

Устав буенча ярлыларга бушлай медицина хезмәте күрсәтү һәм аларны дарулар белән тәэмин итү, шулай ук кече яшьтәге ятим балаларны һөнәр училищеләренә урнаштыру, эшкә урнашканда ярдәм итү карала.

Тәрбиягә алынучыларның саны җыелган иганәләр күләменә бәйле була (1817 елда — 39, 1850 еллар ахырында — 128 гаилә). Җәмгыятьнең капиталы аның әгъзаларының даими хәйрияләреннән һәм аерым бирелгән иганәләрдән туплана (1833 елда — 137 мең сум).

Даими әгъзаларның күпчелеген сәүдәгәрләр (Т.Е.Аникин, И.И.Осокин, И.Н., К.И. һәм М.И.Котеловлар, И.И.Калашников һ.б.) тәшкил итә.

1870 еллардан җәмгыять башлангычында мохтаҗларга кыйммәт булмаган бәягә фатирлар биреп торыла, арзанлы ашханәләр һәм чәйханәләр, ачлык елларында вакытлыча түләүсез ашханәләр ачыла (1891 елда Пләтән бистәсендәге Ә.Я.Сәйдәшев йортында 300 кешелек ашханә, Толчоктагы Щербаков йортында 1 мең кешелек чәйханә һ.б. эшли).

1917 елда эшчәнлеге туктала.

Әдәбият

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. К., 1998.

Автор – Л.М.Свердлова