Биографиясе

1942 елның 2 гыйнвары, Воронеж өлкәсенең Лиман районы Кызыл Лиман авылы.

1965 елда Казан авиация институтын тәмамлый.

1965–1978 елларда Мәскәү авиация технологиясе һәм җитештерүне оештыру фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалында (Авиация технологияләре милли институтының Казан филиалы) эшли.

1975 елдан Казан техник университетының гамәли математика һәм информатика кафедрасында, профессор (1998 елдан), кафедра мөдире (2002 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре детерминант һәм стохастик процессларны оптимальләштерү теориясенә һәм алымнарына карый.

Н.Е.Роднищев очкыч аппаратларның стенд һәм очыш сынаулары өчен автоматлаштырылган мәгълүмат эшкәртү системаларына (АСОИ) математик һәм программ ассистемалар эшли (тәҗрибә үрнәкләре Авиация технологияләре милли институтының Казан филиалында эшләнә һәм авиация сәнәгате предприятиеләрендә гамәлгә кертелә).

Н.Е.Роднищев очраклы ярсынулар була торган (ярсынулар төрле чикләүләр куелган стохастик дифференциаль тигезләмәләр белән бирелә) нәсызыкча динамик системаларны идентификацияләүнең зарури шартларына билгеләмә бирә һәм өйрәнә (тикшеренү нәтиҗәләре очкыч аппаратлар һәм махсус эшләнмәләрнең авиация пилотажы җайланмаларын сынау системасын эшләгәндә кулланыла).

Хезмәтләре

Оптимизация терминальных стохастических систем. М., 1987 (автордаш).

Необходимые условия оптимальности управления разрывных нелинейных стохастических систем с ограничениями // Изв. РАН. Теория и системы управления. 2001. № 6.

Оптимизация управления нелинейных стохастических систем с ограничениями // Автоматика и телемеханика. 2001. № 2.