Тарихы

1880 елларда (башка мәгълүматлар буенча – 1882 елда) Украинадан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, 2 су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1668 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спас волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Яңа Александровка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Будённый исемендәге колхоз оештырыла, 1951 елда “Казанка” (Иске Казанка авылы) колхозы белән “Иске Казанка” колхозына берләштерелә, 1995 елдан “Казанка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң башлангыч мәктәп ачыла (1928 һәм 1936 елларда яңа бина төзелә), 1938 елда – җидееллык, 1965 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1993 елда – урта, 2009 елда – тулы булмаган урта, 2015 елда башлангыч мәктәп (Советлар Союзы Герое В.А.Медноногов исеме бирелә) итеп үзгәртелә.

Авылда “Дюймовочка” балалар бакчасы (1978 елдан), мәдәният йорты (1968 елдан), китапханә (мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елда яңа бина төзелә) бар.

1995 елдан мәдәният йорты каршында “Сказка” театр коллективы (оештыручысы – Л.Н.Панарина, җитәкчесе – Н.Р.Никитина) эшли.

1978 елда Җиңү скверы булдырыла, 2001 елда Советлар Союзы Геройлары В.А.Медноногов һәм Н.П.Сентюков бюстлары куела.

Авыл тирәсендә “Адонис урманы” ботаника тыюлыгы (1991 ел), “Яңа Александровка сөзәклеге” ландшафтлы табигать истәлеге (1991 ел) урнашкан.

Халык саны

1910 елда – 518,
1920 елда – 511,
1926 елда – 507,
1938 елда – 401,
1949 елда – 266,
1958 елда – 243,
1970 елда – 224,
1979 елда – 198,
1989 елда – 311,
2002 елда – 317,
2010 елда – 293,
2015 елда – 333 кеше (руслар – 68%).