Биографиясе

1925 елның 26 декабре, Казан – 2020 елның 11 ноябре, шунда ук.

Алты сыйныфны һәм һөнәр училищесен тәмамлаганнан соң, заводта токарь булып эшли.

1942 елның ноябреннән Кызыл Армия сафларында.

Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1944).

1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 52 нче армиянең 254 нче укчы дивизиясе 791 нче артиллерия полкының элемтә отделениесе командиры. Воронеж, Дала, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен барган сугышта (1943), Корсунь-Шевченко, Умань-Ботошаны (икесе дә — 1944), Сандомир-Силезия, Берлин һәм Прага (барысы да — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның октябрендә Днепр елгасын кичеп, Крещатик (Украина ССР, Черкассы өлкәсе Черкассы районы) авылы янындагы сугышта батырлык күрсәтә. 2 октябрьдә сал ясап отделениесе белән дошман уты астында елганы кичеп чыга, кабель линиясе сузып, алдынгы отряд белән артиллерия батареясы арасында элемтә урнаштыра. Плацдармда көн дәвамында барган сугышта бозылган элемтә линиясен күп тапкырлар ялгый. Ике тапкыр яраланса да, Кузнецов сафта кала. 20 октябрьдә, командирлар булмаганда, сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә. 9 тапкыр дошман тылында булып, кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта. Дошман утыннан частьнең сугышчан байрагын алып чыга.

1946 елдан запаста.

1946–1953 елларда МТСта (Көнбатыш Украина) сәяси бүлек башлыгы.

1953–1960 елларда Казанда кирпеч-чирәп заводы директоры урынбасары, 1960–1965 елларда монтаж комбинаты директоры, «Главметаллсбыт» предприятиесе җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе.

Мәскәүдә Җиңү Парадында катнаша (1945–1947, 1995).

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюстлары Казан кадетлар интернат-мәктәбе территориясендә, Лаеш шәһәренең Җиңү паркында урнаштырыла, кабере өстенә һәйкәл куела.

Казан кадетлар интернат-мәктәбе, Лаешның 2 нче урта мәктәбе Б.К.Кузнецов исемен йөртә.

Әдәбият

Плесцов К.М. Люди высокого подвига. М., 1962;

Герои-освободители Черкасщины. Днепропетровск, 1980;

Связисты – Герои Советского Союза. Л., 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Герои Казани = Казан каһарманнары / авт.-сост. М.В. Черепанов, Е.В. Панов. Казань, 2018. С. 26, 27;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 89.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина