Җирнең геология тарихында кайнозой эрасының хәзер дә дәвам итүче соңгы чорына туры килә, моннан 1,8 млн ел элек неоген системасыннан (чорыннан) соң башланган.

1760 елда итальян галиме Д.Ардуино барлык тау токымнарын 4 төркемгә бүлә һәм арада иң яшьләрен «тауларның дүртенче бүлекчәсе» дип атый.

1825 елда француз галиме Ж.Денуайе өченчедән соңгы утырмаларга яңа дүртенчел система (чор) дигән исем бирә.

3 бүлеккә бүленә:

  • эоплейстоцен,
  • неоплейстоцен,
  • голоцен.

Дүртенчел чор дәвамында Җир кабыгының көчле тектоник хәрәкәтләре булып уза, вулканнар күренеше көчле була, климат күп тапкырлар үзгәреш кичерә. 10 мең ел тирәсе элек глобаль үзгәрешләр була, океан тигезлеге хәзергедән 100 м га диярлек күтәрелә, ландшафт, үсемлекләр капламы үзгәрә, урманнарның чиге йөзләрчә километр төньякка күчә, хайваннарның күп төрләре (мамонтлар, йонлы мөгезборыннар һәм башкалар) юкка чыга.

Дүртенчел чор белән неоген арасында Африкада хәзерге кешенең борынгы бабалары барлыкка килә. ТР территориясендә дүртенчел системаның барлык бүлекләренең дә катламнары бар, аларның калынлыгы 120 м га җитә. Алар бозлык чоры, бозлыкара һәм бозлыктан соңгы дымлы, вакыты белән җылы һәм коры климат шартларында хасил булган континенталь токымнардан (балчыклар, ком, чуерташ һәм башка) гыйбарәт.

Бозлык республиканың төньяк чигеннән чыкмый.

Дүртенчел система катламнарында моллюсклар (төче су), суүсемнәр, имезүче хайваннарның (мамонт, бизон, арыслан, дөя, төньяк боланы, антилопа һәм башкалар) калдыклары, чыршы, нарат, юкә, тирәк, әрем, кыяклыларның һәм башка дала, урман-дала, ярымчүл үсемлекләренең споралары һәм серкәләре очрый.

Идел елгасы үзәнендә (хәзерге Тәтеш районы) таш гасыр кешеләренең торулыгы табылган (100 мең ел тирәсе элек).

ТР территориясендәге дүртенчел система токымнарында күп кенә файдалы казылмалар: руда булмаган төзелеш материаллары (кирпеч балчыгы, комсыл балчык, комнар, минераль буяулар), мәрмәр оникс, сапропель, соры күмер, торф, дәвалау ләмнәре чыганаклары; алмаз, алтын, титан, цирконий, ильменит, гранат, топаз күренешләре һәм башкалар ачыкланган.