Биографиясе

1951 елның 22 февралендә Зәй районы Бура Киртә авылында туган.

Казан авиация институтын тәмамлый (1979). Автоспорт белән 1968 елда шөгыльләнә башлый. Мотокросста (1978–1979), автокросста (1996 – ВАЗ-2108 автомобилендә, 1997, «багги»), кышкы тректа (1997, 2000) һәм ипподромда (1978) узышу буенча Татарстан чемпионатларында җиңүче.

1979 елдан «КамАЗ» акционерлык җәмгыятендә мастер, 1981 елдан АвтоВАЗ махсус автомобильләр үзәгендә өлкән мастер, 1983 елдан Эчке эшләр министрлыгының Зәй һәм Чаллы шәһәрләре оешмаларында, 1995 елдан «КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте корылмаларын саклаучы милиция бүлеге башлыгы (полковник, 1999).

Бүләкләре

Автокросста (1991–1996, «багги»), кышкы тректа (1977, 2000) узышу буенча Россия чемпионы. Автокросс буенча (1990, «багги») СССР чемпионатында бронза медаль ала.

Әдәбият

Покорение Высокой Горы. Казань, 1999.