1) Үзәк Азиядән чыккан, соңрак «нугай» дигән үзатама алган төрки кабилә.

XIV йөз ахырында Алтын Урда әмире Идегәй Җаек һәм Җембе елгалары арасында ярыммөстәкыйль Мангыт йорты олысына нигез сала. 1430–1450 елларда Мангыт йорты Әбелхәер ханның күчмә дәүләтенә керә. Бу дәүләт таркалганнан соң, Мангыт кабиләсе аерым дәүләт булып оеша. XV йөзнең 2 нче яртысында Мангыт бәкләренә һәм морзаларына буйсынган кабиләләрнең күпчелеге «нугай» дигән гомуми атама белән атала башлый. Мангыт йорты Нугай Урдасы булып таныла.

2) XIV–XVII йөзләрдә Олы һәм Кече Нугай Урдаларында, Казан, Кырым һәм Әстерхан ханлыкларында идарә иткән ыругларның берсе.

Мангыт ыругы татар ханлыклары сәясәтендә әһәмиятле урын биләгән. Аның йогынтысы арту Нугай Урдасы көчәю белән бәйле була. Мәсәлән, Кырым ханлыгында Мангыт ыругы Барын ыругын тәхеттән читләштерә, шуннан соң ханлыктагы дүрт карачыбәкнең берсе урынын Мангыт ыругы башы били.

3) Бохара әмирләре нәселе (1753–1920).

Тәхеткә Бохарада Аштарханилар нәселен бәреп төшереп утыралар. Мангытлар ана ягыннан Чыңгыз хан нәселе санала: нәселне нигезләүче Аштарханилар ыругы ханының кызына өйләнгән була.

Әдәбият          

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1864. Т. 2;

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923;

Исхаков Д.М. От средневековых татар к татарам нового времени. К., 1998;

шул ук. Тюрко-татарские государства XV–XVI вв. К., 2004;

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002;

Manz B.F. The clans of Crimean khanate, 1466–1532 // Harvard Ukranian studies. 1978. Vol.2;

 Inalcik H. The khan and tribal aristocracy: The Crimean khanate under Sahib Giray I // Harvard Ukranian studies. 1980. Vol. 3–4.

Автор — И.Л.Измайлов