Эчтәлек

1367 елда  Венеция картографлары бертуган Пьерино Весконте һәм Франческо Пициганолар тарафыннан төзелә.

Башка илләр белән беррәттән, Алтын Урда территориясе шактый тулы сурәтләнә. Анда Кара диңгез яры буе, Идел буе, Урал алды һәм Себернең 40 ка якын шәһәре һәм өлкәсе, шул исәптән Сакетим (Җүкәтау), Боргар (Болгар), Берциман (Билҗәмин), Сарай-әл-Мәхруса һ.б. шәһәрләр билгеләнә.

Кара шулай ук Портолан.

Әдәбият  

Магидович И.П., Магидович В.И. Очерки по истории географических открытий. М., 1982. Т. 1;

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII–XIV вв. М., 1985;

Постников А.В. Развитие картографии и вопросы использования старых карт. М., 1985.

Автор — И.Л.Измайлов