Биографиясе

1910 елның 19 сентябре, Казан өязе Кәче авылы – 1980 елның 22 июне, Казан.

1932 елда Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1958–1963, 1974–1980 елларда эпизоотология кафедрасында, 1959 елдан иммунология лабораториясе мөдире, 1963–1975 елларда ректор.

Хезмәтләре гомуми эпизоотологиягә, хайваннарда йогышлы авырулар: Себер түләмәсе, ящур, бруцеллёз һәм башкаларны булдырмау һәм бетерүнең отышлы ысулларын эшләүгә карый.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Активная профилактика болезней сельскохозяйственных җивотных. Казань, 1958;

Бруцеллёз: его активное предупреҗдение и искоренение. Казань, 1960;

Чума свиней и современные методы её диагностики. Казань, 1973.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873-2006 гг). Казань, 2006.

Автор – О.М.Гыйльметдинова