- РУС
- ТАТ
(Aeschna grandis), энә караклары семьялыгыннан
Гәүдә озынлыгы 7 см га җитә, канат колачы 10 см кадәр, төсе кызыл көрән. Күзләре зур, ялтырап тора, баш артында тоташалар.
Татарстанның бөтен территориясендә очрыйлар, сан ягыннан бик аз. Акмый торган сулыклар янында яшиләр. Бер көчәеп, бер акрынаеп, тиз оча. Ерткычлар. Олы зур энә карагы бөҗәкләр белән туклана, корбанын очканда тота. Ана затлар йомыркаларны суга, су үсемлекләре тукымаларына, сирәк кенә дымлы яр буе туфрагына салалар. Личинкалары үсемлекләр белән капланган акмый торган яки әкрен агучы сулыкларда үсә; чукмарбашларга һәм балык маймычларына һөҗүм итәләр.
Зур энә карагы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.