Турыканатлылар отрядында иң күп санлы төркем. Дөнья фаунасында 10 мең төрдән артык, БДБ илләрендә 600 гә якын төре билгеле, Татарстанда 32 төре теркәлгән. Үсемлекләрдә (фитофилалар) яки туфрак өслегендә (геофилалар) яшиләр.

Зурлыклары 1,5 тән 8 см га кадәр. Гәүдә озынлыгының яртысыннан артмаган кыска мыеклы һәм ана затларның күкәй салгычы кыска булуы белән аерылалар. Тавыш аппараты арткы аякларның ботларында һәм канат өслекләрендә. Ботның эчке өслеге буйлап төерле озын рәт сузылган, канат өслеге җепселләренең берсе башкалардан калынрак. Бөҗәк тиз хәрәкәтләнгәндә боттагы төерләре белән сеңергә ышкыла һәм тавыш чыгара. Кайбер төрләре (чытырдавык саранчалар төре) очкан вакытта да буй сеңерләр ярдәмендә дә тавыш чыгарырга сәләтле. Ишетү органнары колак пәрдәсе белән томаланган куышлыктан тора, сулыш юлыннан соң, беренче корсак сегментының ян-ягында урнашкан. Төрнең яшәү урынына карап, соры, яшел яки көрән төстә. Күкәйләрен күч ясап (чүлмәк рәвешендә) туфракка сала. Кышлаучы стадия булып күкәй тора. Язын аннан суалчансыман формада личинкалар чыга; җәй уртасына (30–40 көннән соң) җенси яктан өлгерәләр.

Саранчалыларның 2 формасын аерып йөртәләр: өер булып һәм ялгыз йөрүчеләр. Барысы да күп ашаучы фитофаглар.

Кайберләре авыл хуҗалыгы культуралары корткычлары: өер булып йөрүчеләр арасында — күчмә саранча, чүл яки Марокко һәм Италия саранчасы; ялгыз йөрүчеләр арасында Себер, төз, Төрекмән, әвернәле вак саранчалар аеруча куркыныч.

Татарстанда куркыныч төрләрдән күчмә саранча берән-сәрән очраштыргалый; шулай ук Азия саранчасы (Locusta migratoria), Себер вак саранчасы (Acropus sibiricus), Италия саранчасы (Caliptamus italicus) күренгәли, алар исә уңышка әллә ни зыян китермиләр.