Эчтәлек

Кышкар мәчете. Татарстанның Арча районы. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Татарстанның Арча районы Кышкар авылында урнашкан.

1776–1777 елда сәүдәгәр Баязит бине Госман әл-Кышкарый иганәсенә төзелә. 1865 елда аның оныгының улы Мортаза Госманов бинаны киңәйтә һәм кирпеч манара төзетә (1930 елларда манара җимертелә).

Ике катлы, өч заллы, манарасы түбәгә урнашкан мәчет. Беренче кат хуҗалык бүлмәләре – складлардан торган. Икенче катта анфилада рәвешендә вестибюль һәм аркалар белән тоташтырылган төрле зурлыктагы 3 гыйбадәт залы урнашкан. Икенче, өченче гыйбадәт заллары биек гөмбәз белән төгәлләнгән. Турыпочмаклы михраб интерьерга тирән аркалы куыш рәвешендә чыгып тора.

Мәчет фасады Петербург бароккосы стилендә бизәлгән.

Гөмбәздәге бизәкләр Казандагы Мәрҗани мәчетендәге кебек итеп эшләнгән, алар, татар декоратив сәнгате һәм барокко элементлары кулланып, күпертеп ясалган.

1930 елларда мәчет ябыла. Бина хуҗалык ихтыяҗлары өчен кулланыла. Интерьерлары сакланмаган.

Архитектор Р.В.Билаловның реконструкцияләү проекты буенча 1990 еллар ахырында өч яруслы манара торгызыла, бина яңартыла һәм дин тотучыларга кайтарыла.

Әдәбият

Мечети Татарстана / сост. Х.Г.Надыйрова, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинов. Казань, 2000.

Автор – Х.Г.Надыйрова