Эчтәлек

Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, 4 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли. 1913 елда мәдрәсә ачыла, анда хатын-кызлар да укый.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1703,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Олы Әтнә волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Кызыл Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Комыргуҗа авыл җирлеге үзәге.

1924 елда крәстиян яшьләр мәктәбе (беренче баскыч мәктәп) ачыла; 1932 елдан – тулы булмаган урта, 1945 елдан – җидееллык, 1985 елдан урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1931 елда авылда “Кызыл шахтёр” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Хәкимов), 1956 елда – “Булганин” колхозы, 1959 елда “Шахтёр” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан “Шахтёр” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Шахтёр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2009 елдан “Шахтёр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп (1995 елдан Ш.Мәрҗани исемендә), балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

2000 елда мәктәптә Ш.Мәрҗани музее ачыла. Экспозициядә хронологик эзлеклелектә Ш.Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлеге күрсәтелгән, шәхси әйберләре куелган.

2000 елдан яңа мәчет эшли башлый.

Авылның әйләнә-тирәсендә болгар чорына караган 3 археологик табылдык урыны ачыклана.

Авыл зиратында XVI йөзнең беренче яртысына караган 3 кабер ташы сакланган. Ташларның алгы ягы кабарынкы хәрефле язулы, читләренә, өске өлеше һәм арткы ягына бизәкләр төшерелгән.

Халык саны

1782 елда – 91 ир заты;
1859 елда – 771,
1897 елда – 1082,
1908 елда – 1217,
1920 елда – 1263,
1926 елда – 1274,
1938 елда – 1330,
1949 елда – 684,
1958 елда – 519,
1970 елда – 411,
1979 елда – 297,
1989 елда – 301,
2002 елда – 340,
2010 елда – 291,
2015 елда – 297 кеше (татарлар).