Мәкаләдә “Ак Барс Созидание” хәйриячелек фондының балалар йортындагы өлкән сыйныф укучыларына һөнәри яктан үз урынын табарга ярдәм күрсәтү буенча тәҗрибәсе өйрәнелә. “Балачакны саклаучылар” гаилә һәм балаларга ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән бергә 2017–2018 уку елында “Үз-үзеңне тап: хыяллан, планлаштыр, эшлә!” проектына старт бирелә. Проект бөтен уку елы дәвамында балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән аларның омтылышларын исәпкә алып, эшне индивидуаль сайлау буенча, шулай ук билгеле Россия һәм халыкара компанияләр ярдәме белән карьерада беренче адымнарын ясау өчен шартлар тудыру буенча системалы эшне оештыруга юнәлтелгән.

Фонд тарафыннан 10 профориентацион экскурсия һәм мастер-класслар оештырыла, алар балалар йортында тәрбияләнүчеләргә һөнәрләр белән танышырга, төрле өлкәләрдә хезмәт үзенчәлекләре турында үзләренең күзаллауларын формалаштырырга, үзләренең потенциалын исәпкә алып, индивидуаль һөнәри маршрут төзергә мөмкинлек бирә. “Үз-үзеңне тап: хыяллан, планлаштыр, эшлә!” проектын гамәлгә ашыру барышында Казан шәһәрендә ятим балаларны эшкә урнаштыруда проблемалар ачыклана.

Сылтама ясау өчен: Валиева А.Ф. Общественные институты в реализации государственной политики в отношении детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей: опыт Благотворительного фонда «Ак Барс Созидание» по внедрению технологии корпоративного наставничества // Научный Татарстан. 2018. №3. С.80–89.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Вәлиева Әлфия Фоат кызы, “Ак Барс Созидание” хәйриячелек фонды директоры, Татарстан Республикасы Иҗимагый палата әгъзасы, е-mail: abcrt@mail.ru