Тарихы

XVII йөз ахырында нигез салына. Беренче исеме – Теләнче авылы (рус чыганакларында – Тлянчина), 1941 елның 17 февраленнән хәзерге исемдә.

1861 елга кадәр халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тәгәрмәч ясау кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм мәктәп була. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1952 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостенда. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Октябрь авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Рәхмәтулла Исмәгыйлев исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Р.Исмәгыйлев). 1950 елда аның составына  “Кызыл үренде” колхозы (Әндереш авылы) керә. 1958 елда “Салкын чишмә” колхозы (Сөякәй авылы) белән берләштерелеп, М.Горький исемендәге колхозга үзгәртелә.

1995–2006 елларда “Игенче” күмәк предприятиесе. 1999 елдан “Вамин Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте, 2016 елдан “Ык” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1934 елда яңа бина төзелә), 1940 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык (1971 елда яңа бина төзелә), 1990 елда – урта, 2005 елда – тулы булмаган урта, 2014 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1980 елдан, 2008 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1934 елдан, хәзер балалар бакчасы бинасында), китапханә (1947 елдан, 2009 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, “Ислам нуры” мәчете бар.

Мәдәният йорты каршында “Калмыя моңнары” фольклор ансамбле, “Айгөл” хореография коллективы, “Балкыш” театр коллективы (барысы да 2009 елдан) эшли.

Авылда М.Горький бюсты куелган, колхоз аның исеме белән аталган.

Күренекле кешеләре

З.Л.Мөэминов (1893–1966) – фольклорчы, әкиятче, татар халык әкиятләрен җыючы, 2014 елда Күбәк мәктәбе бинасында (шул мәктәпне тәмамлый) аңа мемориаль такта куела;

Б.М.Салихов (1910–1956) – старшина, Дан орденының тулы кавалеры, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1945 елда Җиңү  парадында катнаша, Мөслим авылында бер урам аның исеме белән атала, 2014 елда Күбәк мәктәбе бинасында (шул мәктәпне тәмамлый) аңа мемориаль такта куела. 

Халык саны

1858 елда – 526,
1870 елда – 655,
1884 елда – 836,
1897 елда – 981,
1913 елда – 1196,
1920 елда – 1120,
1926 елда – 638,
1949 елда – 537,
1958 елда – 542,
1970 елда – 565,
1979 елда – 509,
1989 елда – 426,
2002 елда – 367,
2010 елда – 296,
2017 елда – 298 кеше (татарлар).